«Кышкы матурлык» – Газета сайтында яңа конкурс башлана
Укучыларыбыз! Ап-карлар явып тирә-ягыбызны сафлыкка күмде, табигать йомшак юрганын япты. Шушы матурлыкка хозурланып, сезнең өчен өр-яңа конкурсыбызны башлап җибәрәбез. «Кышкы матурлык» дип атала. Бәлки сезнең кыш, Яңа ел темасына ясалган берәр кул эшләнмәсе бардыр, бәлки сез кышкы табигатьнең гүзәл бер мизгелен фотога төшереп алгансыздыр, ә бәлки бик матур итеп рәсем...
Укучыларыбыз! Ап-карлар явып тирә-ягыбызны сафлыкка күмде, табигать йомшак юрганын япты. Шушы матурлыкка хозурланып, сезнең өчен өр-яңа конкурсыбызны башлап җибәрәбез. «Кышкы матурлык» дип атала. Бәлки сезнең кыш, Яңа ел темасына ясалган берәр кул эшләнмәсе бардыр, бәлки сез кышкы табигатьнең гүзәл бер мизгелен фотога төшереп алгансыздыр, ә бәлки бик матур итеп рәсем ясагансыздыр. Үзегезнең күзаллавыгыздагы кышкы матурлыкны фотога төшереп, газетага юллагыз. Без аларның һәммәсен сайтта урнаштырырбыз, шулай ук газетаның махсус мәхифәсендә дә урын алыр.
* Фотоларны 14 декабрьгә кадәр кабул итәбез. yakti.ul76@gmail.com электрон адресына, яки ВКонтакте челтәрендәге рәсми битебезгә https://vk.com/id244993453 җибәрә аласыз. Үзегез һәм фото турында мәгълүмат та язып җибәрегез. Шулай ук элемтә өчен телефон номерын да күрсәтү кирәк.
* 15 декабрьдән алып 21 декабрьгә кадәр тавыш бирү этабы. Тик, узган конкурсларда катнашучыларның теләкләрен исәпкә алып, бу юлы тавыш бирү сайтта түгел, ә ВКонтакте челтәрендә барачак. Тавыш бирүчеләр «Якты юл» газетасының дуслары булырга тиеш. 21 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә тавыш бирүне ябабыз.
* Һәрвакыттагыча, сайтта комментарийлар калдырып та өстәмә баллар җыеп була. Комментарийларны 24 декабрьгә кадәр кабул итәбез. Бер IP адрестан көненә бер генә комментарий чутлана. Һәр комментарий өчен 10 балл бирәбез. Шуңа күрә, бу ысулдан күбрәк файдаланырга чакырабыз.
* 25 декабрь көнне бәйгенең җиңүчеләрен игълан итәбез.
* Бәйгебезнең иганәчеләре - Биклән авылы «Рәйхан» икмәк продукцияләрен пешерү кибете һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге. Бүләкләр исә - Кыш бабайдан бик шәп күчтәнәчләр!
Сездән фотолар, хатлар көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев