5 декабрь 2017 яңалыклары
-
ТОЗЛЫ СКУМБРИЯ БАЛЫГЫ (РЕЦЕПТ)
1 кг скумбрия балыгы өчен 1 литр маринад кирәк була. Маринад өчен: 5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы коры горчица, 6 шт лавр яфрагы, 2 шт канәфер, 2 аш кашыгы сыек май. Әзерләү тәртибе: балыкларны чистартабыз. Аерым савытта, тәкъдим ителгән ингредиентлардан маринад кайнатабыз һәм...
-
Новотроицкоеда мунча янган
2 декабрь көнне кичке тугызынчы яртыда Новотроицкое авылында янгын чыга. Алты квадрат метрлы мунча яна. Янгын түбәдән башлана. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев хәбәр иткәнчә, беренче сәбәп - мунча төтен чыккычының дөрес урнаштырылмавы. Мунча хуҗасы, 1969 елгы ир-ат, урында була, сәламәтлек буенча зыян күрүчеләр юк, төзелеш иминиятләштерелмәгән...
-
Такси хезмәте турында кайнар линиягә хәбәр итегез
8 декабрьдән алып 22 декабрьгә кадәр ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш районы территориаль бүлеге такси хезмәтеннән кулланучыларның хокукларын яклау буенча «кайнар линия» үткәрә. 8 (8552) 32-06-78 телефоны белән шалтыратып 9.00-16.00 сәгатьләрдә үзегезне борчыган мәсьәләләрдә консультация ала аласыз.
-
Тукай муниципаль районы башлыгы вәкаләтләрен туктата
Бу атна ахырында - 8 декабрьдә Тукай муниципаль районы Советы депутатлары чираттан тыш утырышка җыела. Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 4 сорау чыгарылган: 1. Тукай муниципаль районы Советының «Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең йөкләмәләрен тапшыру турында»гы карарын (№вн/2, 20.10.2017) үз көчен югалтуын тану турында. 2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты...
-
«Кышкы матурлык» – Газета сайтында яңа конкурс башлана
Укучыларыбыз! Ап-карлар явып тирә-ягыбызны сафлыкка күмде, табигать йомшак юрганын япты. Шушы матурлыкка хозурланып, сезнең өчен өр-яңа конкурсыбызны башлап җибәрәбез. «Кышкы матурлык» дип атала. Бәлки сезнең кыш, Яңа ел темасына ясалган берәр кул эшләнмәсе бардыр, бәлки сез кышкы табигатьнең гүзәл бер мизгелен фотога төшереп алгансыздыр, ә бәлки бик матур итеп рәсем...
-
ӘНВӘР НУРГАЛИЕВ: “ХАТЫН-КЫЗДАН БАШКА ЯШИ АЛМЫЙМ”
Бу хакта Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Казанда узган өстәмә концертында әйтте. "Мин хатын-кыздан башка яши алмыйм. Хатынымны бик яратам. Күптән түгел тормыш иптәшемне үзен генә ял итәргә җибәрдем. Аннан башка бик кыен булды", - диде Әнвәр Нургалиев. Билгеле булганча, Әнвәр хатыны Ирина белән ике бала үстерә. Әнвәр Нургалиев сәхнәдә...
-
5 декабрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 5 декабрь көнне, Тукай районында кояш болыт артыннан чыкмас та дияргә була, болытлы һава. Көн дәвамында кар явуы көтелә. Һава температурасы көндез 2 градус салкын, төнлә 0 градус. Җил секундына 8 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә дә карлы көн, -3 градус.