Якты юл
  • Рус Тат
  • Елның иң баллы вакыйгасы

    «Якты юл» газетасы коллективының чираттагы проекты тормышка ашты. Узган шимбәдә «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында «Баллы бәйрәм» үтте. Бал кортларының кешелекне яшәтүдәге әһәмиятен һәм затлы ризык – балны зурлау, аның уникальлеген халыкка аңлату, умартачы һөнәренә карата хөрмәт уяту, бу саваплы һөнәр ияләренә ихтирамыбызны күрсәтү максаты белән уздырылган мондый бәйрәм Тукай районында беренче тапкыр узды. 

    Күр әле, тәпән-тәпән бал!

    «Энергетик» мәдәният сарае алды хуш искә күмелгән. Нектар исен берничә чакрымнан сизүче бал кортлары да үз бәйрәмнәренә очып килеп җиткәннәр. Күр әле, тәпән-тәпән бал! Күз явын алырлык кайнатмалар куелган өстәлләр баллы нигъмәтләрдән сыгылып тора.
    Яңа Бүләктән килгән Рәмилә Төхбәтуллина бәйрәмгә үзләре житештергән бал ризыклары белән килгән. Затлы ризык куелган өстәлләрен зәвык белән бизи дә белгән.
    – Быелгы җәй үзенчәлекле булды, бал кортларына очарга бик ирек бирмәде. Уңыш ничегрәк соң? – дип сак кына кызыксынам аңардан.
    – Аллаһның биргәненә шөкер, ике йөз баш умарталыгыбыздан әйбәт кенә уңыш алдык, – ди Рәмилә ханым һәм умарта рамын җыю бәйгесендә катнашырга ашыга. 
    – Мин дә бәйгедә катнашырга ниятләдем әле, – дип әңгәмәгә кушыла күрше өстәлдә бал продукциясен тәкъдим итүче умартачы – Сәмәкәйдән килгән Габдеразак Габдрахманов. Башкортстанның Гафури районыннан килгән Алексей да умартачылар арасында оештырылган бәйгегә кушыла. (Умарта рамы җыю осталарына бәйрәмебезнең иганәчесе – Кама Коммерция Банкы бүләкләрен тапшырды.)
    Уңган умартачыларны һәм варенье ясаучыларны, бәйрәмгә җыелган халыкны җыр-моңнары белән сөендерергә Казаннан халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева килгән. Әнә, аны халык уратып алган. Ул исә «Яшисе килә җирдә...» дип җыр суза. Халкыбыз үз кызын ярата – алкышларга, чәчәк гөлләмәләренә күмә.
    – Иясенә тап булгансыз – бик белеп чакыргансыз. Мин дә умартачы нәселеннән бит. Әткәйнең кырык ике баш умартасы бар иде. Балачактан ук умартачы мин. Төтен өрдерүче булып башлаган идем. Бик сөендем зур мәгънәгә ия булган бәйрәмдә катнашуыма. Умартачы – үзенчәлекле һөнәр иясе. Яшьләрнең игътибарын шушы һөнәргә юнәлтергә, күңелләрендә бал кортларына карата ярату тәрбияләргә кирәк. Халкымның күңеле дә, тормышы да бай булсын! – дип изге теләкләрен юллады яраткан җырчыбыз.
    Кызыклы һәм мәгънәле бәйгеләрдә умартачылар һәм варенье ясау осталары һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, зирәк җаваплары белән таң калдырдылар. Мәйдан гөрләде – җырчылар Илһам Шәриф, Мөнир Рахмаев, Рөстәм Пириев мәйданны моңга күмделәр. Сәнгать осталары күңелне яулап ала, шул ук вакытта, бал һәм вареньелы өстәлләр дә үз тирәсенә тартып тора. Менә бу өстәл – Иштирәк авыл җирлегендәге Аулаш авылыннан килгән туксан ике яшьлек умартачы Михаил Палладиевныкы. Михаил дәдәйнең улы Юрий: «Безнең балны халык яратып алды. Алдагы елларда да бу бәйрәмне оештырсагыз яхшы булыр иде», – дип, бәйрәмнән канәгать булуын белдерде.
    Ярый, хуш, балачакта авылда «Бал бабай»ларыбыз бар иде. Ә менә яшь умартачы егет күргәнем булмады дип, кызыксынып, Мөслим районынан килгән яшь умартачы Алмаз Гамиров янына киләм. Яшь булса да, өлкәннәрдән калышмый торган тәжрибәсе бар икән егетнең. 
    – Бабам да, әбием дә умартачы булып эшләделәр. Бездә бөтен кеше кортларны да, балны да ярата. Миңа биш яшь чагында бабам миңа умарта бүләк итте. Үзем аерым карый башладым. Өлкәннәр дә өйрәтте, үзем дә күп укыдым. Хәзер умарталарым байтак. Үзем Казан федераль университетында юристлыкка укыйм. Безнең өчен җәйнең яме – умарта кортларында. Бу бәйрәмгә әниемнең проектын хуплау өчен дә килдем. Ул «Якты юл» газетасы редакторы – Резидә Юсупова. Миңа калса, жирле умартачыларның статусын булдырырга, аларны якларга кирәк. Читтән сыйфатсыз бал кертү очраклары күп бит. Безгә дә «Татарстан балы» брендын булдыру өчен эшләргә кирәк. Башкортларда бар бит. Безнең бал аларныкыннан калышмый. Без Башкортстанда үткән бал фестивалендә дә катнашкан идек. Безнең балны тәмле дип алып бетерделәр, – ди ул. 
    Газетабыз редакторы Резидә Юсупова үзе дә умартачыларга хөрмәтле карашта:
    – Балны ашавы гына рәхәт, аны житештерү бик күп хезмәт сорый. Әлеге хезмәтне теләсә кем башкара да алмый. Бал кортлары гажәеп чисталык ярата. Физик яктан нык булу да кирәк. Өстәвенә, бал кортларын кулга ияләштерү өчен аларның психологиясен дә белми булмый. «Баллы бәйрәм»гә иң тырыш, иң булдыклы умартачылар килде, – дип үз фикерен әйтә ул.
    Күңелне сөендергәне тагын шул – районда умартачылар династиясе дәвам итә. Бикләннән килгән Азат Мостафин да умартачылык кәсебенә бабасы Гаисәдән өйрәнгән. Гаисә бабай умарталыгын урманда тоткан.
    – Төтенче булып башлыйсың, аннан агач башыннан умарта күче җыя-җыя бал кортлары белән дуслашасың. Умартачы һөнәре – мәшәкатьле дә, саваплы да, кызыклы да. Бик яратам үз эшемне, – ди йөз баш умарта тотучы Азат Мулланур улы. 
    «Баллы бәйрәм»гә Азнакайдан Владимир Гусев та килгән. Ул:
    – Минем бабам атаклы умартачы булган. Бу һөнәргә ул әтисеннән өйрәнгән. Мин дә алардан калышмаска тырышам, – ди.
    Илназ Маһияновның йөз егерме баш умарталыгы Удмуртиядә икән. Ул да бу һөнәргә бабасыннан өйрәнгән.
    – Аллаһ биргән шушы олы нигъмәткә – хәерле-файдалы, хәләл кәсебемә сөенеп, булганына шөкер итеп яшибез, – ди ул.

     

    Кайнатмалар телең йотарлык

    Бәйрәмдә уңган хужабикәләр дә катнашты. Мәйданчыкта буйдан-буйга матур итеп бизәлгән өстәлләрдә балларның һәм вареньеларның ниндиләре генә юк! Хуҗабикәләрнең уңганлыгын-булганлыгын һәм күңел байлыгын күрсәтеп торучы бу нигъмәтләрне бәйрәмгә килүче һәр кешенең дә татып карыйсы килде. Хатын-кызларның күзләре янды – эх, шулай оста итеп варенье ясый белсәң иде! Әйдә, бу күңелле бәйрәмнән татлы тәгамне ясарга өйрәнеп кит. Кайнатма ясау осталары каршыңда – рәхәтләнеп белгәннәрдән өйрән. Үзара фикер алышу, тәҗрибә алмашу, кыскасы, мастер-класс та уздырырга өлгерделәр җитез хуҗабикәләр.
    Ләйсән Кәрәмова бәйрәмгә милли киемнән килгән. Халкыбызга хас булганча өстәле бик мул. Табын күрке – бал, өстәлен алма бәлеше, алты төрле кайнатма һәм өч төрле как белән баеткан. Калмаш урманыннан җыелган мәтрүшкәдән тирә-юньгә хуш ис таралган. Шунда ук умартачылыктан алынган файдалы продукция – балавыз, кәрәз икмәге, ана корт сөте дә (маточное молоко) куелган. Тәмле дә, шифалы да нигъмәтләр! 
    Калмаш мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Ләйсән ханымның күңеленә аеруча якын мондый бәйрәмнәр.
    – Мондый бәйрәмнәр үзара тәҗрибә алмашу, бер-береңнән эстетикага өйрәнү өчен дә кирәк, – дип, бәйрәмнән канәгать булуын белдерде ул.
    – Шундый зур бәйрәм бүген. Сер түгел, элегрәк алма белән карлыганнан гына варенье ясый идек. Хәзер... фантазиябезнең чиге юк. Мин ташкабак белән лимонны кушып мультиваркада варенье ясыйм. Бөтен витаминнары саклана, диләр. Күргәнегезчә, төрле-төрле җиләк-җимештән, хәтта ки яшелчәләр кушып та вареньелар ясадым. Озакламый как коя башлыйбыз, – дип сүзгә кушыла гомер буе ашханәдә пешекче булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Фәнүзә Ризатдинова. Иштирәк авылы заманында алмагачлары белән дан тота иде. Ун төрле варенье ясап алып килдем, – ди ул. Күмер самовары янында мичтә кабарып пешкән коймакны күргәч, балачакка кайткандай булдым. Миллилегебезне сакларга тырышып яшәүче халкыма мең рәхмәт.
     – Санберридан варенье ясадым, туксан тугыз чирдән дәва, диләр. Авыз итегез әле, – ди янәшә өстәлдәге ханым. Матур савытларда төрле-төрле вареньеларын тәкъдим итүче ханым Иске Абдулдан Фәния Гыйниятуллина булып чыкты. Ул чәкчәк тә пешереп алып килгән.
    – Районда уздырылган барлык чараларда да катнашам. Бик мәгънәле бәйрәм оештыргансыз, – дип ул да бу чараны хуплавын белдерде.
     – Сезнең кишер вареньесы ашаганыгыз бармы? Менә – кишер белән лимон кушып ясалган кайнатма, – ди газетабызда варенье рецепты чыккан Ландыш Фәйзелхакова.
    Күзкәй мәдәният йорты директоры Альмира Ситдыйкованың фантазиясе чиксез. Уңган хуҗабикә физалис, яшел помидор, нарат күркәсе, тузганактан бик шәп вареньелар ясаган. Умарта корты булып киенгән Альмира үзе дә бал корты сыман: халык белән аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга да, бию мәйданчыгында «канатларын» җилпеп биергә дә, бәйгеләрдә катнашырга да өлгерде.
    Варенье кайнатуны иҗади югарылыкка күтәргән ханымнарга халык сорауларын яудыра.
    – Гомеремдә дә төшле варенье күргәнем юк иде, – ди бәйрәмгә килгән шәһәрдәшебез, өлкән яшьтәге Фатыйма ханым. Калмия данын якларга килгән Энҗе Галиәхмәтова абрикос төшләре һәм миндаль чикләвеге кушылган оригиналь вареньеларын бик матур савытларда тәкъдим итә. Каен һәм җир җиләгеннән ясалган үтә күренмәле вареньесындагы һәрбер җиләк яңа гына өзеп алган сыман – изелмәгән, хуш исен саклаган, гаҗәеп тәмле.
    – Халкыбыз гомер-гомергә алмадан как койган. Бу яхшы традицияне дәвам итәм. Рәхәтләнеп как коярга ниятләп торам. Кунакка килегез, – ди ачык йөзле хуҗабикә.
    Умартачылар, варенье ясау осталары, килгән кунаклар, халык – бар да шат, көләч. Көне аяз, кояшлы. Бәйрәм чын-чынлап бәйрәм булды.
    Безнең халык бүләк бирешергә дә ярата. Баллы бәйрәмдә бәйгеләрдә катнашучы умартачыларга, кайнатма ясау осталарына Кукмара металл савыт-саба заводыннан, «Золотой кристалл» ювелир компаниясеннән һәм «Караван» сәүдә үзәгеннән бүләкләр тапшырылды. 

    Рәфкать Билданов фотосы. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: