Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәламәтлек көне нәниләр күңеленә хуш килде

Мәләкәс авылының "Тамчыкай" балалар бакчасында Сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр. Һәр төркемдә "Сәламәт буласыбыз килә!", "Файдалы һәм начар гадәтләр", "Сәламәт булу ничек ул?", "Микроблар нәрсә ул?", "Витаминнар - организм яклаучылары" дигән темаларга кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. Моннан тыш, балалар өчен төрле кызыклы уеннар, эстафеталар да оештырылды.

Иң беренче итеп "Тамчыкай" балалар бакчасы җитәкчесе Алевтина Кадыйрова чыгыш ясады. Ул нәниләргә сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
Бәйрәм гөрләп башланып та китте. "Сәламәтлеккә "Әйе" дип эндәшик" исемле спорт ярышы аеруча кызыклы булды.Ярышлар барысы да тизлеккә, җитезлеккә, зирәклеккә корылып башкарылды. Уеннарда бөтен балалар да катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмгә кунак итеп "Доктор Айболит" белән "Салкын тию" килгәч, балаларның шатлыклары эчләренә сыймады. Мультфильм геройлары сәламәтлек турында сөйләделәр һәм ахырдан балаларга витаминнар тараттылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X