12 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сәламәтлек көне нәниләр күңеленә хуш килде
Мәләкәс авылының "Тамчыкай" балалар бакчасында Сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр. Һәр төркемдә "Сәламәт буласыбыз килә!", "Файдалы һәм начар гадәтләр", "Сәламәт булу ничек ул?", "Микроблар нәрсә ул?", "Витаминнар - организм яклаучылары" дигән темаларга кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. Моннан тыш, балалар өчен төрле кызыклы уеннар, эстафеталар да оештырылды.
-
Яңа Бүләктә “Илһам” чишмәсе ачыла
14 сентябрьдә, шимбә көнне, Яңа Бүләк авылында тантаналы вакыйга көтелә. Бу көнне Мусабай Завод авылы егете Илнар Зарипов һәм Яр Чаллы кызы Регина Брюханованың законлы рәвештә никахлары теркәләчәк. Моннан тыш, яшь гаилә "Илһам" чишмәсен ачуда да катнашачак. Бу бәйрәмгә мәртәбәле кунакларның да килүе көтелә, дип хәбәр иттеләр безгә район ЗАГС...
-
БСИ юлында ремонт башлана
Яр Чаллы - Сарман юлыннан йөрүче машина йөртүчеләрнең шушы көннәрдә күптәнге хыялы тормышка ашар дигән өмет бар. Бу атнаның якшәмбесендә - 15 сентябрьдә Яр Чаллының "АвтоСтрой" оешмасы Иске Сарман урамы буйлап БСИ районындагы юлны ремонтлый башларга планлаштыра. Җәмгыятьнең директоры Анатолий Ростиловның хәбәр итүенчә, бу участокта барлыгы 2250 метрда яңа асфальт...
-
Фронтовик Хәмәт ага истәлекләре
Газетабыз битләрендә "Алар Җиңү яулады" дигән баш астында басылган язмаларны даими укып баручы районыбыз мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас әйтә куйды: "Мин сезгә бик кызык язмышлы, Бөек Ватан сугышы дәһшәтен башыннан кичергән, Яңа Байлар авылы ветераны Хәмәт бабай Миннегәрәевне күрергә тәкъдим итәм. Декабрь аенда аңа 99 яшь тула. Тынгысыз карт. Хәтере...