Яңа поселогы үзешчәннәре Теләнче Тамакка барып концерт оештырды
Яңа поселогында «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында күп төрле мәдәни чаралар үткәрелде. Әйтик, шушы көннәрдә без Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, шулай ук интернат-мәктәпкә барып кайттык.
Язмыш сынауларына түзә алмыйча, сыену урынын шушы авылда тапкан өлкән яшьтәге апа һәм абыйлар үзешчәннәр чыгышын иртәдән үк көткәннәр. Концерт барышында Сәрия Әхсәнова сөйләгән үтемле монологлар өлкәннәребезне уйланып, үткәннәргә кабат-кабат кайтырга мәҗбүр итте. Татар һәм рус халыкларының яраткан «Картаямени соң йөрәк?», «Мәк чәчәге», «Күбәләгем», «Ой, мороз, мороз…», «Катюша» кебек җырларын үзешчәннәргә кушылып, тамашачылар да күтәреп алды. Гүзәлия Попова төрле халык биюләрен биегәндә алкышлар бер дә туктамады. Баянчыларыбыз Рифкать Абдуллин һәм Рәиф Хәбибуллин гармуннарны алыштырып кына тордылар. Картлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр, концерттан соң, безнең кечкенә генә күчтәнәчләргә рәхмәт әйттеләр, догалар кылдылар.
Соңыннан Теләнче Тамак авылында урнашкан интернат-мәктәпкә дә кагылдык. Балалар өчен аерым программа белән чыгыш ясадык. Концертны Г. Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамладык. Һәр бала кулына күчтәнәч шоколады алгач, сөенечләреннән «Ура» кычкырганнарын сизми дә калдылар. Соңыннан безне интернат-мәктәп директоры Наил Вәлиев балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырды һәм тагын килүебезне сорап, озатып калды.
Нурия Абдуллина,
Яңа поселогы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев