4 май 2017 яңалыклары
-
75 ел гомер – Аллаһы бүләге
Аллаһ бүләк иткән миңа Җитмеш биш ел гомер юлымны, Сөйгән ярым Нәгыймәне, Дүрт кызымны һәм дә улымны. Нәфесемне тыеп яшәдем мин, Кызыкмадым дөнья малына. Аллаһыма рәхмәтле мин Биргән нигъмәтенең барына. Тормышыңны бизәр өчен Кирәкми алтын-зиннәт, Якты эзең калсын җирдә Кеше булуың кыйммәт. Һәр көн саен сөенеп торам Мул ризык һәм...
-
Яңа поселогы үзешчәннәре Теләнче Тамакка барып концерт оештырды
Яңа поселогында «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында күп төрле мәдәни чаралар үткәрелде. Әйтик, шушы көннәрдә без Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, шулай ук интернат-мәктәпкә барып кайттык.
-
Исәннәрнең кадерен бел
Бөек Жиңү бәйрәме якынлаша. Ни кызганыч, Ватан азатлыгы өчен җиңү яулап кайткан солдатларыбызның да сафлары сирәгәя инде. Калмия авыл җирлегендә дә алар икәү генә калды. Аларга ихлас рәхмәтләребезне әйтеп, кадер-хөрмәт күрсәтергә соңга калмасак иде.
-
Район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин булачак
11-21 май көннәрендә «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2017 елның икенче яртысына ташлама белән язылу мөмкинлеге бирелә. Бу вакыт аралыгында абунәчеләр район басмасына 583 сум 20 тиеннән языла ала. Тулы бәя - 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 491 сум 40 тиен түләргә туры киләчәк. Ташламасыз бәя 546 сум...
-
Бүген Тукай районының авыл хуҗаҗалыгы хезмәтчәннәре ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраша
Эшлекле сәфәр белән бүген Тукай районына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килә. Иң баштан министр барлык хуҗалыкларга, вертолет белән очып, күзәтү үткәрәчәк. Аннары исә район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре белән Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта очрашу үткәрә. P.S. Көн дәвамында безнең сайт аша актуаль хәбәрләрне, яңадан-яңа фотосурәтләрне күзәтеп...
-
Дилә Нигъмәтуллинаны кызын калдырып киткән өчен сүгәләр
Күптән түгел Дилә Нигъмәтуллина "Инстаграм"да: "Эш буенча, очрашуларга барасы булса, Сәфинәне өйдә берүзен бикләп калдырам", - дип язган иде. Җырчының аккаунтына язылучыларга бу ошамады, алар Диләне сүгәргә тотынды. - Элек бала караучыбыз бар иде, хәзер аның кирәген тапмыйм. Аннары, мин баланы көн буена калдырып китмим бит. Ул балалар бакчасына йөри....