Тәэсирле очрашу
Районыбыз шагыйре Фәннүр Сафинны искә алу чарасы безнең Биклән урта мәктәбендә дә узды. Бәхетебезгә, безгә Татарстанның халык язучысы, тел язмышына тирән игътибар бирүче шәхес Рабит Батуллин килде. Ул һәрдаим эзләнүдә һәм табышта булган гаҗәеп кызыклы, зыялы кеше, романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, мәзәкләр авторы. Рабит аганың тынгысыз хезмәте югары бәяләнгән. Аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелгән. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләргә лаек булган.
Шундый зур әдип белән рәхәтләнеп аралашу укучыларыбыз өчен, гомумән, кичәдә катнашучы барлык авылдашларым өчен олы вакыйга булды.
Кичәне оештыруга мәктәп җитәкчелеге, шәхсән Айрат Ибраһимов һәм тынгысыз укытучылар коллективы бик җаваплы караган. Кичәне эзлекле итеп татар теле һәм әдәбияты укытучылары Лилия Якупова һәм Ләйсән Абдуллина алып бардылар. Чара башында укучылар «Тукай районы гимны»н башкардылар. Аннары икенче сыйныф укучылары Рабит Батулланың «Аю баласы Әппәс» дигән әкиятен сәхнәләштерделәр, укучылар шигырьләр укыдылар, Рабит Батулланың «Валия» хикәясе буенча өзек күрсәттеләр. Очрашуга Бәтке авылы укытучылары да килгән иде. Аннан Азалия Сафиуллина сәнгатьле итеп үзе иҗат иткән шигырне укыды. Биклән авылы кызлары башкорт халык биюен башкарды.
Сүзне әдипнең үзенә бирделәр. Ул аралашуны сорау-җавап рәвешендә алып баруны хуп күрде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар гына! Рабит абый да үзен бик гади тота, әйтерсең лә, ул аларның яшьтәше. Бер яктан балалар кызыклы сорау бирсә, икенче яктан Рабит ага сабыйларча шаяртып җавап бирә. Аксакал математиканы да, географияне дә, музыка, бию өлкәсен дә читләтеп үтмәде. Әдип балаларны җор теле, зирәклеге белән таң калдырса, балалар язучы абыйларын шаянлыклары, белемнәре, төгәл, кызыклы җаваплары белән сокландырды. «Бишле билгесе куям!» – диде Рабит Батулла Биклән укучыларына. Шул кыска гына вакыт эчендә ул аларга тормыш серләрен өйрәтергә дә өлгерде. Без вакытның узганын сизми дә калдык. Үзем дә Рабит аганың кызыклы әңгәмәсенә чумып утырдым. Менә шундый тәэсирле, онытылмас очрашу бүләк итте безгә олуг әдибебез. Оста фокусчы сыман бер кесәсеннән «тычкан» чыгарып сыйпый-сыйпый көлдерде, икенче түш кесәсеннән сорнаен алып моңлы көйләрен безгә бүләк итте.
Олпат язучыбызны ул көнне мәктәп музее белән дә таныштырдык. Шунда Рабит абый элеккеге «табалы» патефонга игътибар итте. «Бу патефонның энәләре бармы икән?» – дип сорады ул. – «Белмибез, күргән юк», – диде музей җитәкчесе. Шул арада Рабит абый патефон почмагындагы кечкенә генә тимер тартманы ачып җибәрде, ә анда – пачкасы белән патефон энәләре. Рабит абый бу энәләр турында тикмәгә генә сорамаган булып чыкты. Баксаң, мондый патефон аның өендә дә бар икән, әмма энәләре булмаган. Шулай итеп Рабит абый безне дә, үзен дә энәле итте. Кызык та, рәхәт тә булып китте. Үзебезгә кечкенә генә бер ачыш ясадык. Элеккеге әйбер булса да, шулкадәр нәзакәтле итеп эшләгәннәр бит! Бер карашта ул патефон почмагында бер шома тимер кисәге кебек кенә тора, баксаң, ул энәләр шкатулкасы икән!
Күрешүебез кебек үк, хушлашуыбыз да шундый күңелле нотада тәмамланды. Әле кайтып Рабит абый «күчтәнәч энәләр» ярдәмендә патефон «табаларын» да тыңлар, исән-сау гына булсын. Үзенең яше чамасында китап чыгарырга өлгергән бу даһи каләм иясенә соклану гына аз, горурлану хисе дә били күңелне. Шуның өстенә, нинди уллар да үстергән әле: Нурбәге театр сәнгатендә, «Алтын битлек» иясе, Байбулаты – кино сәнгатендә, 19 серияле «Большая игра» дигән сатирик фильм аның хезмәт җимеше. Рабит ага әле дә биюче кебек, бер урында гына басып тора алмый, яшь вакытта нинди булды икән ул?.. Балалар булып балалар да туймый калды очрашудан, ярый әле Фәннүр Сафинның мондый кичәләре дәвамлы булачагы тынычландыра.
Рәзинә Сәетгәрәева.
Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев