24 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Рамил Шәмсетдиновка җыелган акча кайда тотылачак?
Байкал аръягындагы хәрби округта сигез кешене атып үтергән солдатны яклап чыгучылар байтак. Аңа ярдәм йөзеннән 700 мең сум акча да җыйганнар. Алар ничек тотылачак?
-
Руль артында – кечкенә йөртүче
Чаллы – Казан трассасында алты яшьлек машина йөртүче сәгатенә 130 километрга кадәр тизлек белән юлда барган.
-
Тәэсирле очрашу
Районыбыз шагыйре Фәннүр Сафинны искә алу чарасы безнең Биклән урта мәктәбендә дә узды. Бәхетебезгә, безгә Татарстанның халык язучысы, тел язмышына тирән игътибар бирүче шәхес Рабит Батуллин килде. Ул һәрдаим эзләнүдә һәм табышта булган гаҗәеп кызыклы, зыялы кеше, романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар, мәзәкләр авторы. Рабит аганың тынгысыз хезмәте югары бәяләнгән. Аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелгән. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләргә лаек булган.
-
Мохтаҗларга ярдәм ит
Узган ел район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән районда авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү буенча «Игелек кыл» хәйрия фонды оешкан иде.
-
Әниләр көне белән!
Хөрмәтле әниләр, әбиләр! Сезне ихлас күңелемнән иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән тәбрик итәм.