Сагындырган Сабан туйлары!
Быел да гүзәл табигатьле Кызыл Байрак аланлыгы тукайлыларны һәм район кунакларын үзенә җыйды. Көне дә матур килде, алдан гына күптән көткән шифалы яңгырлары да явып үткән иде, халыкның кәефе яхшы – Сабантуйга да күпләп җыелдылар алар. Узган ел үткәрелмәгәч, милли бәйрәмебез бик сагындырган да иде.
Бәйрәм районның 45 еллыгына багышланган фильм белән башланып китте. Аны Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры дәвам итте. Аннары мәйданда сәхнәләштерелгән күренешләр башланды. Мәйдан уртасына районның фольклор коллективлары һәм хореография ансамбльләре чыкты. Өлкәннәргә балалар кушылды. Сәхнәләштерелгән күренешләрдә, һәр елдагыча, йөзләгән кеше катнашты.
Сабан туе ачык!
Бәйрәмне рәсми рәвештә ачу өчен сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаев чакырылды. Тукайлыларны Сабантуй белән котларга башкаладан республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев килгәннәр иде. Мөхтәрәм кунакларны 2021 елның Сабантуй гүзәлләре күпереп пешкән икмәк, чәкчәк, бавырсак кебек милли ризыклар белән каршы алды.
– Бүген Тукай районы заманча шартларда эшчәнлек алып бара – икмәк, ит җитештерә, район һәм шәһәр халкын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итә. Ләкин, нинди генә киңлектә эшләсә дә, гореф-гадәтләренә, традицияләренә тугры кала. Менә быел да зур мәйданга җыелып хезмәт бәйрәме уздырабыз, хезмәт кешесенә дан җырлыйбыз. Кыска гына вакыт эчендә язгы кыр эшләрен тәмамладык, 80,8 мең гектар сөрүлек җирнең 33,1 мең гектарында бөртеклеләр чәчтек, техник культуралар, азык культуралары утырттык. Бүген басу түрендә көнне төнгә ялгап хезмәт куючы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, икмәкнең кадерен белүчеләргә дан җырлыйбыз, – диде район башлыгы. Үз чыгышында ул районның икътисадый күрсәткечләренә дә тукталды. Басулардан быел да мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын, табыннарыбыз ризык белән тулып торсын, исән-сау булып, муллыкта, бәхеттә яшәргә язсын, диде ул.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тукайлыларга президент Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын җиткерде. Чаллылылар исеменнән рәхмәт һәм котлау сүзләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтте.
– Без Тукай районының югары икътисадый күрсәткечләре белән горурланабыз. Чаллылылар өстәлендә һәрчак күпереп пешкән икмәк. Һәм сез эшләп торганда бездә беркайчан да азык-төлек кытлыгы булмас дип ышанабыз. Киләчәктә дә шулай матур эшләгез, исән-имин яшәгез, – диде Наил Мәһдиев.
Тәбрикләүләрдән соң бәйрәмнең иң тантаналы өлеше – Сабантуй әләмен күтәрү игълан ителде. Бу җаваплы һәм абруйлы вазифаны 2021 елның кыр батыры, «Кама» агрофирмасы хезмәтчәне Илнар Минекәев башкарды.
Әлеге тарихи мизгелдән соң Фаил Камаев 2021 ел Сабан туен ачык дип белдерде.
Авыл җирлекләре һәм техника парады
Бәйрәмнең бу өлеше дә кунакларда зур кызыксыну уятты. Җирлекләр вәкилләре мәйдан уртасына җигүле атларны алмаштырган, зәвыклы итеп бизәлгән «Газель» машиналарында чыкты. Алып баручылар авыл җирлекләренең һәрберсе турында эчтәлекле итеп сөйләп торды. Җирлек вәкилләрен бар мәйдан шау-гөр килеп сәламләде.
Алардан соң ук мәйдан эченнән техника парады үтте. Монда 1961 елда Липецк трактор заводында чыгарыла башлаган һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тугры хезмәт иткән «Т-40» тракторыннан башлап, арттырыбрак әйткәндә, үзе бер Сабантуй мәйданы кадәр агрегатлар таккан Нью Холланд чәчү комплексына кадәр бар иде. Мондый парад берничә ел үткәрелүгә карамастан, бәйрәмгә килүчеләр тракторларның һәрберсен бик кызыксынып күзәтте.
Бүләкләү мизгелләре
Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котларга мәйдан түренә район хуҗасы Фаил Камаев һәм дәрәҗәле кунаклар Фәрит Хәнифов белән Наил Мәһдиев чакырылдылар. Районның данлыклы фермерлары Ринат Хановка һәм Наил Фәрраховка, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевка үз тармакларындагы намуслы хезмәтләре өчен ТР Президенты Указы нигезендә республика бүләкләре тапшырылды. Ренат Ханов «Фидакарь хезмәте өчен» медаленә, Наил Фәррахов «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә, Эдуард Гәрәев «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медаленә лаек булды.
Алга таба төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.
Санитар чистарту икеайлыгы нәтиҗәләре буенча иң яхшы авыл җирлекләре:
– Күзкәй авыл җирлеге;
– Мусабай-Завод авыл җирлеге;
– Борды авыл җирлеге;
– Иске Абдул авыл җирлеге;
– Комсомолец авыл җирлеге.
Җирлек башлыклары район башлыгы Фаил Камаевның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Иң яхшы җитәкчеләр:
– Назиф Хөснетдинов – «Кама» агрофирмасы идарәчесе;
– Марат Сафин – «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ җитәкчесе;
– Риф Имамов – «Гигант» ҖЧҖ директоры;
– Рәсим Шәйхаттаров – «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе;
– Рөстәм Хаҗиев – «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе.
Иң яхшы фермерлар:
– Равил Миңнехуҗин;
– Азат Авзалов;
– Георгий Попов.
Иң яхшы механизаторлар:
Чәчү комплекслары булган зур егәрлекле тракторларның иң яхшы механизаторы:
– Илнар Минекәев – «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ, 1139 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән. Ул суыткыч һәм бәрән белән бүләкләнде.
– Юрий Колузаев – «Сәйдәшев исемендәге АХП» ҖЧҖ, 656 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән.
– Рафис Хәмәтов – «Ярыш» АХП» ҖЧҖ, 658 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән.
– Фәнис Шәмсиев – «Ярыш» АХП, 485 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән.
– Җәмшид Әбдиев– «Гигант» ҖЧҖ, 562 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән.
МТЗ-1221, ДТ-75, Т-4, Т-150, МТЗ-80 маркалы тракторларның СЗ чәчкечләре базасында иң яхшы механизаторлары:
– Вафир Сәхәбиев – «Ирек» ҖК, 370 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән. Телевизор белән бүләкләнде.
– Нәзир Хөснетдинов – «Р-Агро» ҖЧҖ, 356 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән.
– Владимир Романов – шәхси эшмәкәр «Вардересян С.Г.», 333 эталон гектарда бөртекле һәм азык культуралары чәчкән.
– Рамил Шәйхетдинов – «Гигант» ҖЧҖ, 276 эталон гектарда азык культуралары чәчкән.
– Рәҗәп Гобәйдуллин – «Вилданов» КФХ, 243 эталон гектарда азык культуралары чәчкән.
«Туфракны чәчү алдыннан эшкәртүнең иң яхшы механизаторы»:
– Ринат Зарифуллин – «Ирек» ҖК, 664 эталон гектарда тырмалау, культивация эшләрен башкарган.
– Евгений Горшков – «Кама-Бекон» ҖЧҖ, 595 эталон гектарда туфракны тукландыру, тырмалау эшләре башкарган.
– Ринат Габидуллин – «Сәйдәшев исемендәге АХП» ҖЧҖ, 567 эталон гектарда тырмалау, культивацияләү эшләрен башкарган.
– Александр Брусянин – «Гигант» ҖЧҖ, 518 эталон гектарда культивацияләү эшләрен башкарган.
– Рафаэль Закиров – шәхси эшмәкәр «Вардересян С.Г.», 408 эталон гектарда тырмалау эшләрен башкарган.
70 яшьтән өлкәнрәк механизаторлар:
– Рифкать Борһанов, ДТ-75 тракторында 159 гектар туфрак эшкәрткән, 82 яшь;
– Габдулла Фәхертдинов, ДТ-75 тракторында 30 гектар җир эшкәрткән; 77 яшь.
– Таһир Солтанов, Т-150 тракторында 1510 гектар туфрак эшкәрткән, 70 яшь.
2020 елның иң яхшы сыер савучылары:
– Лилия Поднозова – «Ирек» ҖК, бер сыердан 10840 кг сөт сауган.
– Лилия Җиһангирова – «Гигант» ҖЧҖ, бер сыердан 7831 кг сөт сауган.
– Фирүзә Гатиуллина – «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы пердприятиесе» ҖЧҖ, бер сыердан 7600 кг сөт сауган.
– Наталья Пономарева – «Р-Агро» ҖЧҖ, бер сыердан 6602 кг сөт сауган.
– Рузалия Сәлахова – «Вилданов» КФХ, бер сыердан 5900 кг сөт сауган.
«Кама-Бекон» ҖЧҖнең дуңгызлар симертү буенча иң яхшы операторлары:
– Наталья Павлушина – бер баштан уртача тәүлеклек артым 249 грамм.
– Рөстәм Шакиров – бер баштан уртача тәүлеклек артым 814 грамм.
– Наталья Сальникова – бер баштан тәүлеклек артым 480 грамм.
Кошчылык буенча иң яхшы операторлар:
– Гөлнара Аймашева – «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, карамагында 935600 баш кош-корт, тулаем артым 22661 ц.
– Разил Шакирҗанов – «Тукай племрепродукторы» ҖЧҖ, карамагында 29952 баш кош-корт, сакланышы 95 процент.
– Игорь Самарин – «Чаллы инкубаторы» ҖЧҖ, инкубация өчен 23136000 йомырка әзерләгән, сакланышы 99,2 процент.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында кошчылык буенча иң яхшы операторлар:
– Хусан Намозов – Айгөл Ханова КФХ, карамагында 90000 баш кош-корт, сакланышы 98 процент.
– Ренат Гобәйдуллин – Наил Фәррахов КФХ, карамагында 50000 баш кош-корт, сакланышы 98 процент.
– Розалина Фокина – Алмаз Закиров КФХ, карамагында 25000 баш кош-корт, сакланышы 98 процент.
Иң яхшы бакчачылык ширкәте:
– «Росинка» ширкәте рәисе Владимир Герасимов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Уеннар
Бүләкләүләр тәмамланганнан соң мәйдан Сабантуй уеннарын, спорт ярышларын яратучыларга бирелде. Мәйдан уртасындагы биек багананың очына кадәр менеп җитүчеләр дә шактый җыелды. Ләкин бер күңелсез хәл генә кәефне бозды – багана очындагы әтәч егылып төште. Кошны читлектән чыгарган егет аны тотып кала алмадымы – белмәссең?.. Әллә баганадан шуышып төшкәндә трюклар ясарга әзерләнгән егет әтәчне комачаулар дидеме? Ничек кенә булмасын, кош – җан иясе бик кызганыч булды.
Мәйдан уртасында һәм аннан читтә уеннар кызды: ераклыкка да, капчык киеп тә, аякларны бәйләп тә йөгерделәр, махсус бассейннан балык та тоттылар, кул да көрәштерделәр, авыш баганага да менделәр, гер дә күтәрделәр, шахмат та уйнадылар һәм башка бик күп төрле уеннар, ярышлар булды Сабан туенда. Кыскасы, халык аларда рәхәтләнеп катнашты, бүләкләр отты.
Балалар мәйданчыгы
Балалар мәйданчыгында да Сабан туе, биредә дә бәйрәм гөрли. Яшь артистлар сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтә. Нәниләр уеннарда, эстафеталарда катнашу өчен сабыр гына чират көтәләр. Аттракционнар – батутлар, су шарлары, таулар тирәсендә дә күңелле ыгы-зыгы. Ә менә мини-зоопарк сабыйлар гына түгел, аларның әти-әниләре өчен дә кызыклы булды, биредә дөя, атлар, куяннар хәтта тавис кошларын да күрергә мөмкин иде.
«Тукай районында Сабан туе икәнен белгәч, карыйсыбыз килде, – ди Чаллыдан килгән Ләйсән. – Бигрәк тә улым Радмир өчен дип килдем, аңа җиде яшь. Үзебез үскәндә көтеп ала идек Сабан туен, яңа күлмәк алып бирәләр иде. Иң яраткан бәйрәмебез бит. Балалар мәйданчыгы бик күңелле итеп оештырылган. Уеннар күп төрле, Радмир да берничәсендә катнашып бүләкләр алырга өлгерде инде».
Яңа поселогыннан җиде яшьлек Тамерлан Сәлахов аквагримны, ә аның унбер яшьлек апасы Дәлия батутны сайлаган. Гомумән, балалар барысы да батутта сикерергә яраталар. Кызыл Байрактан Никита «Су шары» аттракционын ошатуы турында әйтте. Круглое Поледан Марат Зилиханов зоопаркны, бигрәк тә андагы тавис кошларын кызыксынып караган. Маратка унбер яшь, ул Яр Чаллыдагы 76нчы гимназиядә укый. Тукай районы Сабан туенда ул гармунчы буларак та катнашты. Марат сәхнәдә чыгыш ясарга да, уеннарда катнашырга да өлгерде.
Көрәш
Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлануга ук ир-егетләр махсус билгеләнгән урынга маталар җәя башлады – тиздән милли көрәш бәйгесе башланачак! Үсмерләр инде күптәннән тренер абыйлары янында бөтерелә, бил алышырга теләүче малайлар исемлеге үсә тора.
Шулай итеп, бер мәйданчыкта балалар һәм үсмерләр көрәше башланды, икенчесендә өлкәннәр бил алышырга тотынды. Хөкемдарларны быел беренче мәртәбә Чаллы шәһәреннән чакырганнар иде. Баш судья – «Витязь спорт мәктәбенең билбаулы көрәш буенча өлкән тренеры Алмаз Заһретдинов. Көрәш кызу барды. Егетләр җан-тәннәре белән уеннарга бирелгән. Әнә бит, Мерәс авылыннан Ләйсән Сәйфуллина: «Улларым Сабантуй җитә башласа, чабыш атлары сыман очына башлыйлар», – ди. Раил дә, Флүр дә кечкенәдән үк милли көрәш белән шөгыльләнәләр икән. Мерәстә бүген Тимур Сафин җитәкчелегендә көрәш түгәрәгенә йөриләр. Спортның бу төренә кайчандыр тренерлары Әбүзәр Миңнуллин тартып китергән булган. Кызганычка, бүген мәрхүм икән инде ул. «Балаларыма көрәш «чире» бабаларыннан – әтием Марсель Хәмәтовтан да күчкәндер. Ул да яшь чагында мәйдан тоткан кеше иде. Һәр Сабантуйда улларым өчен, алай гына да түгел, җирлегебезнең барлык егетләре өчен җан атып утырам», – ди Ләйсән ханым. Торнаташ егете, быел гына мәктәпне тәмамлап, авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә җыенучы Илгиз Дәүләтгәрәевның Иске Абдул Сабан туенда җиңүе турында да горурланып сөйли.
Илгиз Дәүләтгәрәев район Сабан туенда да яшьләр арасында абсолют батыр калды. Ул батыр исеме өчен Чаллы егете Ришат Галимов белән белән бил алышты. Ничек итсә итте, көндәшенә беренчелекне бирмәде Тукай егете.
Ә өлкәннәр арасында район Сабан туеның баш батыры булып Яр Чаллыдан Эльдар Хәмитов калды. Чаллыда өч мәртәбә бу исемне алган булса да, Тукай районында Сабантуй батыры исеменә әле бер генә мәртәбә ирешкән ул. Бу юлы Эльдар абсолют батыр исеме өчен Биклән егете Илназ Рамазанов белән көрәште.
«Авыл җирлекләре ишегаллары»
Бәйрәм кунаклары өчен авыл җирлекләре «Авыл хәзинәсе» («Подворье») дигән күргәзмә әзерләгән иде. Ишегалларының һәрберсе үзенчәлекле. Һәр авылның үз тарихы, гореф-гадәтләре, һөнәрчелек үрнәкләре, сый-хөрмәтләре. Борынгы әби-бабаларыбызның рухи хәзинәсе булган, җыр-моң белән иңдерелгән ишегаллары hәммәсе үзенә чакырып торды. Халык бу урыннан өзелмәде, зур кызыксыну белән карады.
Беренче ишегалды Боерган җирлегенеке. Боерганлылар бар яктан уңган, булган халык. Бүген алар килгән кунакларны якты йөз, тәмле сүз, татлы ризык – чәкчәк белән каршы алып торды.
Чираттагы «хәзинә» күзкәйлеләрнеке. Бу яклар гомер-гомергә игенчелек белән шөгыльләнгән. «Авыл халкының төп таянычы ат булган. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан авылда 500ләп хуҗалык, 800гә якын ат булган, 3000гә якын кеше яшәгән. Бүген бездә 1000нән артык кеше исәпләнә», – дип сөйләде авыл китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова.
Сәмәкәй авыл җирлеге ишегалдында бүгенге көндә онытылып барган сөт өсте аерту күренеше тәкъдим ителде. Авыл тарихына күз салсаң, биредә байлар бик күп булган. Иң бае – Өркәнәй бай. Нәкъ аның өендә авыл халкы күмәкләшеп сепарат аерта торган булган. Бүген дә әле авылда сөт өсте ясаучылар бар. Ишегалдына кергән hәркем әлеге тәмле ризык белән сыйлана алды.
Иштирәк авыл җирлеге хуҗабикәләренең чигү эшләнмәләре күз явын алырлык иде. Сөлгеләр, мендәр тышлары, күлъяулыкларның ниндиләре генә юк! Йон эрләп тә күрсәттеләр хуҗабикәләр. Иштирәклеләр кунакларны каклаган каз белән каршы алдылар. Район башлыгы Фаил Камаев, транспорт hәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Чаллы мэры Наил Мәhдиев та каклаган каздан авыз итте.
Борды авыл җирлеге ишегалдында кунакларга тегү машинасында милли сөлге тегү күренеше күрсәтелде. Шәhәр мэры Наил Мәhдиевта ул зур кызыксыну уятты, ул үз куллары белән тегү машинасын эшләтеп тә карады.
Делегация Круглое Поле ишегалдына да тукталды. Әлеге поселок чын мәгънәсендә тимерьюлчылар җирлеге. Круглое Поле станциясендә күбесенең әти-әнисе, балалары, оныклары эшли. Ишегалларында тимерьюлчы династияләре кунакларны каршы алды, биредә «хәрәкәт итүче чын поезд»ны күрергә мөмкин булды.
«Иске Абдул җирлегендә татар халкы яши. Сәйдәшев авыл хуҗалыгы предприятиесендә тырыш игенчеләр, терлекчеләр эшли. Басуларда шаулап икмәк үсә. Авыл халкын үзебезнең кайнар икмәк белән тәэмин итәбез», – дип каршы алды җирлек башлыгы Резеда Сафина. Кунаклар икмәк күргәзмәсенең муллыгын билгеләп үтте.
Башка җирлекләрнең дә «ишегаллары» бик бай иде. Кунаклар аларның һәрберсенә соклануын белдерде.
Атлар килә, атлар!
Быелгы Сабантуйда нәселенә, яшенә һәм башка үзенчәлегенә карап 70 ат 1600 метрдан башлап 3000 метр арага кадәр дистанциядә узышты. Шулай ук этләр һәм ишәкләр ярышы да оештырылды. Алты бурзай һәм алты ишәк катнашты.
Ат чабышына районның «Ярыш», «Гигант», «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыклардан, «Тукай азык-төлек корпорациясе»ннән, «Миңнехуҗина М.Н.» КФХдан, ветеринария берләшмәсеннән, Пермьнән, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендәге «Аргамак» атлы спорт мәктәбеннән, Нефтекамск, Илеш, Борайдан һәм Татарстанның Актаныш, Сарман, Мөслим, Лаеш, Балык бистәсе, Зәй, Мамадыш районнарыннан, Түбән Камадан да чабышкылар килгән иде. Ат чабышларын тамаша кылырга килүчеләр бихисап иде. Бу халкыбызның атны яратуын, бу төр спортны үз итүен күрсәтә. Әнә, Мусабай Завод авылында туып-үскән, гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Артур Тягин хатыны Марианна белән ат чабышлары башлануын түземсезлек белән көтә. «Ат – иң сөйкемле җан иясе. Матурлыклары! Караган саен карыйсы килеп тора үзләренә. Канатлары бар диярсең, әнә бит, очалар гына!» – ди ул. Ул да түгел, старт бирүче флагын күтәрә: «Атлар килә. Атлар!» Сабантуй халкы гөр килә, кул чаба. Күз иярмәс тизлектә чапкан атларны тамашачы алкышлар белән каршы ала.
Икенче чабыш төркемендә татар токымлы атлар 1600 метр арага узышка чыкты. Тукай районы башлыгы призына узышта алты чабышкы ат арасында киеренке көрәш барды. Дүртөйле районыннан «Нәсим» кушаматлы 3 яшьлек айгыр беренче урынны алды (җайдагы Лира Зиатдинова), икенче урында – шул ук ат спорт мәктәбеннән «Нәсия» кушаматлы 3 яшьлек бия (җайдагы Рания Закирова), өченче урынны Тукай районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәренең 3 яшьлек «Орлик» кушаматлы айгыры алды (җайдагы Иван Яруллин).
Өченче чабыш төркемендә «Электр челтәрләре» компаниясе генераль директоры Илшат Фәрдиев призына 4 яшькә кадәрге биш юртак 1600 метр дистанциядә узышты. Бу чабышта Башкортстанның Илеш районыннан килгән Рузил Мостафинның «Арабика» кушаматлы юртагы – беренче, Дүртөйледән килгән Илшат Мәхмүтовның «Гриф Мар» кушаматлы юртагы – икенче, Актаныш районы Байсар авылыннан килгән Булат Нәҗмиевнең «Проза» кушаматлы юртагы өченче урынны алды.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев призына 8 менге ат 1600 метр дистанциядә чабышты. Беренче урынны Тукай районы Бакчасарай авылыннан «Миңнехуҗина М.Н.» фермер хуҗалыгыннан килгән «Интарс» кушаматлы ат (җайдагы Эльвира Хәйруллина) алды, икенче урынны «Эмильяно» кушаматлы частная охранная организация «Казачья охрана Ягуар» ҖЧҖ аты алды. Иске Байлар авылыннан Фирдәвес Хәмәтовның «Жасмин» кушаматлы аты – өченче урынны алдылар.
Әнсәр Әбделмәнов истәлеге призына 2 яшькә кадәрле юртак токымлы биш ат 1600 метр арада узышты. Бу чабышта үз җирлегебез атлары призлы урыннарны яулады. «Гигант» ҖЧҖнең «Дуфон» кушаматлы аты – беренче (чаптары Ильяс Насыйбуллин), «Графит» кушаматлы юртак – икенче (чаптары Илшат Мәхмүтов), «Ярыш» хуҗалыгыннан килгән «Капелла» кушаматлы юртак өченче урынны алды (чаптары Ирина Мәхмүтова).
2400 метр арада менге атлар чабышында актанышлыларга тиң булмады – беренче, икенче урыннарны яулады, өченче урынга Пермь аты лаек булды.
1600 метр арага олы яшьтәге атлар узышты. Алар да сер бирмәде – тоякларыннан ут чәчрәтеп чаптылар.
Яшьләр дә калышмады – ике яшькә кадәрге чиста токымлы менге атлары 2000 метр арада узыштылар. Бу чабышта «Гигант» хуҗалыгының «Харизма» кушаматлы аты беренче килде, Түбән Камадан килгән атлар икенче, өченче урынны алды. 3 яшьлек юртаклар да 2000 метр арада узышты, беренче-икенче урыннарны Балык бистәсе атлары, өченче урынны «Гигант» хуҗалыгының «Хани Наит» кушаматлы аты алды.
1800 метр арага кадәр узышта менге чабыш атлары көч сынашты. Тукай ветеринария берләшмәсе хезмәткәренең «Солнечный ветер» кушаматлы аты беренче, «Ярыш» хуҗалыгының «Сява»сы икенче, Мамадыштан килгән «Пума» өченче урынны алды.
Эш атлары... Ярыш мәйданында аларга иң ерак ара – 3000 метрга кадәр дистанциядә узышырга туры килде. Эшсөярләр сер бирмәде – беренче урынны Түбән Суыксудан «Эмилия» кушаматлы ат алды (чаптары Ильмир Нигъмәтуллин), икенче урынны Малтабардан Фирдәвес Хәмәтов, өченче урынны Калмиядән Дамир Хәсәнов аты, дүртенче урынны Шилнәбаштан Василий Яцкевич атлары яулады.
Районда чагыштырмача яңа спорт төре – «Аударыш» та халык арасында популярлык казана башлады. Быел 8 җайдак бер-берсен ат өстеннән бәреп төшерү ярышында уенның бөтен кагыйдәләрен үтәп ярыштылар. Көч сынашкан ир-егетләрнең һәркайсы бүләккә лаек булды.
Лариса Васильева,
Зәрия Вәлиева,
Алена Фазылова,
Гөлназ Таипова.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев