15 июнь 2021 яңалыклары
-
Сагындырган Сабан туйлары!
Быел да гүзәл табигатьле Кызыл Байрак аланлыгы тукайлыларны һәм район кунакларын үзенә җыйды. Көне дә матур килде, алдан гына күптән көткән шифалы яңгырлары да явып үткән иде, халыкның кәефе яхшы – Сабантуйга да күпләп җыелдылар алар. Узган ел үткәрелмәгәч, милли бәйрәмебез бик сагындырган да иде.
-
Юл вакытлыча ябыла
Яр Чаллы – Сарман трассасында реконструкция эшләре алып барыла, шул сәбәпле 16 июньнән 5 июльгә кадәр 26нчы километрдан алып 30нчы километрга кадәрге аралык транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.
-
Техника әзерлеге тикшерелә
Аграрийлар урып-җыю эшләренә әзерлек турында да онытмыйлар. Уракка төшәргә бер айдан артык вакыт калып бара, әмма техниканы әзерләргә керешергә кирәк.
-
Чыгарылыш кичәсе – 25 июньдә
Мәктәпне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе җитәргә ун көн генә вакыт калып бара – быел ул 25 июьдә үткәрелә. Тукай районының унберенче сыйныфын тәмамлаучылар бу көнне Новотроицкое авылына җыела.
-
Эшкә киртә юк
Узган атнада авыллар Сабан туе мәшәкатьләре белән яшәде. Ләкин авыл хуҗалыгы предприятиеләре төп эшләреннән аерылмады, терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә дәвам итә. Күптән көтелгән яңгырлар да эшкә киртә була алмады, киресенчә, авыл кешесенең хезмәткә дәртен арттыра төште.
-
Нәселле терлекләр кайтарыла
Соңгы ярты елда «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ һәм «Ирек» җитештерү кооперативы сөт җитештерүдә алдынгылыкны тота.