Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Новый поселогында игенчеләр өчен концерт узды

«Гигант» хуҗалыгы районыбызда беренчеләрдән булып уракка төшкәнен ишеткәч, Новый поселогының орлык кабул иту пунктында эшләүчеләрнең төшке аш вакытын күңелле үткәрү максатыннан, «Дуслык» агитбригадасы яңа репертуар белән юлга чыкты. Концертта татар халык җырлары белән беррәттән заманча лирик жырлар да башкарылды. Игенчеләребез бигрәк тә яшь баянчы Дамир Исламов һәм Сәрия Әхсанова башкаруындагы...

«Гигант» хуҗалыгы районыбызда беренчеләрдән булып уракка төшкәнен ишеткәч, Новый поселогының орлык кабул иту пунктында эшләүчеләрнең төшке аш вакытын күңелле үткәрү максатыннан, «Дуслык» агитбригадасы яңа репертуар белән юлга чыкты.

Концертта татар халык җырлары белән беррәттән заманча лирик жырлар да башкарылды. Игенчеләребез бигрәк тә яшь баянчы Дамир Исламов һәм Сәрия Әхсанова башкаруындагы дуэтны, Гүзәлия Попованың биюләрен җылы кабул итте. Гыйбрәтле монологларны өлкән яшьтәге абыйлар да аһ итеп тыңладылар. Алар «Чишмә» фольклор коллективы әгъзалары Рифкать Абдуллин һәм Тәнзилә Алишеваларга зур рәхмәтләр әйтеп, тагын килүне сорап, озатып калдылар, дип хәбәр итә Новый поселогыннан ветераннар советы рәисе Нурия Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев