18 август 2017 яңалыклары
-
Тукай районының кыр батырларына күчмә әләмнәр тапшырдылар
Бүген район җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре район хуҗалыкларының алдынгы комбайнчыларына - күчмә әләм һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев «Кама» агрофимрмасының өч бюлекчәсендә дә булып, Айрат Җаббаров, Фирдәвес Галимәрданов, Рәҗәп Низамовны бүләкләде, хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Агрофирмада Теләнче Тамак бүлекчәсендә бүләкләү...
-
Абрикос кайнатмасы
1 кг абрикосны юабыз, карала башлаган, бәрелгән, кырылган җирләрен кисеп атабыз. Аннары урталай бүлеп, өстенә 800 г шикәр комы салабыз. Савытның капкачын каплап, төне буена шулай калдырабыз. Иртән анда су хасил була. Аннары плитәгә утыртабыз, кайнап чыккач, 2 тапкыр бишәр минут кайнатып алабыз. Икенче мәртәбә куйганда суынып бетәргә тиеш. Өченче...
-
Новый поселогында игенчеләр өчен концерт узды
«Гигант» хуҗалыгы районыбызда беренчеләрдән булып уракка төшкәнен ишеткәч, Новый поселогының орлык кабул иту пунктында эшләүчеләрнең төшке аш вакытын күңелле үткәрү максатыннан, «Дуслык» агитбригадасы яңа репертуар белән юлга чыкты. Концертта татар халык җырлары белән беррәттән заманча лирик жырлар да башкарылды. Игенчеләребез бигрәк тә яшь баянчы Дамир Исламов һәм Сәрия Әхсанова башкаруындагы...
-
Сиксәнгә җитеп килгән кызы 25 яшьлек әтисен җирләде
Бөек Ватан сугышы дәһшәтенең кайтавазы, инде 70 елдан артык вакыт узуга карамастан, һаман йөрәкләрне әрнетеп, күңелләрне сыкрандырып тора. Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш әле тәмамланмый дигән гыйбарә яши халык телендә. Ә хәбәрсез югалганнар, бүгенге көндә сугыш кырына киткән солдатларның кайда ятып калганнары билгесез булганнар бихисап!
-
Урак-2017: Тукай районы кыр көндәлеге
Бүген, 18 август көнне, 8.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча Тукай районында урак өсте чоры алдынгыларын китерәбез. Кайсы хуҗалыкларда нинди төркемдәге нинди кыр эшчәннәре ничә центнер иген суктырган. Мәгълүмат районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. "Кама беконы" - 3 группа - Александр Колпаков, 10895 центнер "Агрофирма Кама" - 3 төркем...
-
«Чаллы яшелчәсе+» комбайнчылары: «Мөмкинлек бар икән, нигә бәхетне сынап карамаска?»
Район игенчеләренең бөртеклеләрне урып-җыюга керешкәненә ике атналап вакыт үтте. Бүген кырларда барысы 90га якын комбайн эшли. Пәнҗешәмбе иртәсенә алар 44 мең гектардан артык мәйданның 8 мең гектарын суктырдылар, аннан барлыгы 30 мең тоннага якын икмәк алдылар. Бүгенгә барлык культураларның гектарыннан уртача 37,2 центнер уңыш чыга. Инде арыш аз мәйданнарда гына...
-
Бүгенгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 18 август көнне, Тукай районында кояшлы һәм җылы. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 22 градус җылы, төнлә +10 градус. Җил секундына 2 метртизлектә. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, якындагы 5 көн яңгырсыз, җылы булачак.