Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Чаллы яшелчәсе+» комбайнчылары: «Мөмкинлек бар икән, нигә бәхетне сынап карамаска?»

Район игенчеләренең бөртеклеләрне урып-җыюга керешкәненә ике атналап вакыт үтте. Бүген кырларда барысы 90га якын комбайн эшли. Пәнҗешәмбе иртәсенә алар 44 мең гектардан артык мәйданның 8 мең гектарын суктырдылар, аннан барлыгы 30 мең тоннага якын икмәк алдылар. Бүгенгә барлык культураларның гектарыннан уртача 37,2 центнер уңыш чыга. Инде арыш аз мәйданнарда гына...

Бүгенге көнгә берүзенә 10 мең центнерга якын ашлык суктырган комбайнчыларыбыз да бар. Иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә быел 100 мең сум күләмендәге Президент премиясен алу мөмкинлеге булуы турында газетада хәбәр иткән идек инде. Комбайнчылар өчен әлеге яңа төр кызыксындыру чарасы - «Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы» бәйгесе 3 августтан игълан ителде.

Премияләр республика буенча 200 кешегә биреләчәк. Аларның 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се теземнәргә салучыларга (уручыларга) каралган. Премиягә дәгъва кылучылар, комбайннарның маркасына карап, дүрт төркемдә көч сынаша. Шуңа күрә, барыбер көчле техникада эшләүчеләр генә җиңәчәк дип уйларга кирәк түгел.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә комбайнчыларның күрсәткечләре һәр көнне теркәлеп барыла. 17 августка беренче төркемдә «Нива» комбайнында 1468 центнер белән «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Фирзәр Шәфыйков алда бара. Икенче төркемдә «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгыннан «ДОН-1500»дә Ринас Яруллин (6010 ц), Александр Коршунов (4250 ц), «Ярыш»тан «ДОН-1500»дә Илфат Гыймазиев (4034 ц), «Гигант»тан «Акрос»та Таһир Тангатаров (3680 ц) һәм Сәйдәшев исемендәге предприятиедән «ДОН-1500»дә Раил Сәйфуллин (2885 ц) лидерлар рәтендә. Өченче төркемдә «Кама-Бекон» җәмгыятеннән «Клаас Лексион»да Илфат Сәйфетдинов (9639 ц), «Кама» агрофирмасыннан «Клаас Мега»да Айрат Җаббаров (7506 ц), «Гигант»тан «Акрос»та Флорис Миңнегалиев (6420 ц) һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан «Акрос»та Ринат Габидуллин (3457 ц) - кыр батырлары.

Конкурста 50 премия теземнәргә салучыларга каралган. Бу номинациядә безнең районнан иң югары күрсәткеч «Ярыш» хуҗалыгыннан Фәнис Шәмсиевка туры килә. Ул «КСУ-1» чапкычында 1136 гектарда үлән, 514 гектарда бөртекле культуралар урган.

Кыр батырларының икесе - «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы комбайнчылары Александр Коршунов һәм Ринас Яруллин белән без дә аралаштык. Без барганда егетләр үзләренең «ДОН-1500» комбайннары белән арпа басуын иңлиләр иде. Ринас - Әлки районы егете. «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгына килгәнче үк үз авылында механизатор булып эшләгән. Биредәге эш стажы 7 ел. Уракта иң югары күрсәткечкә өченче ел ирешкән - «ДОН-1500» комбайнында 2 мең тоннага якын икмәк суктырган. Быел «Чаллы яшелчәсе+»нең биш комбайнчысы арасында Ринас әлегә беренчелекне беркемгә дә бирми.

Александр Коршунов исә, Ринас Яруллиннан беразга гына калышып, хуҗалыкта икенче урында бара. Александр - комбайнчылар династиясеннән. Бабасы Минзәлә районында гомер буе комбайн штурвалы артыннан төшмәгән, әтисе 40 ел Бәткедә эшләгән, һәрчак алдынгылар рәтендә булган. Александр да 11 яшеннән аңа ияреп, комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән. Шуңа күрә биредәге һәр басу юлы аңа балачагыннан ук таныш. Мәктәпне тәмамлагач та егет бернинди шикләнүсез СПТУга механизатор һөнәрен үзләштерергә барган. Армиядән кайткач беренче мәртәбә мөстәкыйль рәвештә комбайнга утырган. Бүген үзенең дә ике улы үсә. «Олысы инде киләсе елга әтисенә ярдәмче булып чыгарга әзерләнә, яше җиткәнне түземсезләнеп көтә», - ди Александр.

«Президент премиясенә конкурста катнашасызмы соң?» - дигән сорауга алар икесе дә: «Мөмкинлек бар икән, нигә бәхетне сынап карамаска? Моның өчен бар көчне куеп тырышырга кирәк», - дип җавап бирделәр. Безгә исә аларга һәм районның башка игенчеләренә бары тик уңышлар гына телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев