Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөнәҗәтләр тәнгә сихәт, күңелләргә шифа салды

Калмаш авылының мәдәният йортында III районкүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Оештыручылары - район мөхтәсибәте һәм мәдәният бүлеге. Бәйрәмне районның имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас башлап җибәрде, чарага килгәннәрнең мөнәҗәтләрне игътибар белән тыңлап, асылына, мәгънәсенә төшенеп утыруларын теләп калды. Соңыннан сүзне Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина алды. Мөнәҗәтләр фестиваленең күркәм традициягә...

Мөнәҗәтләр фестивален Калмаш мәдәният йорты директоры Гөлшат Лотфуллина белән сәнгать җитәкчесе Ләйсән Кәрамова җылы мохиттә алып бардылар.
- Мөнәҗәтләр - халык күңеленең көзгесе, гасырлар тирәнлегеннән килә торган халык иҗаты. Гарәпчәдән - ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау дигәнне аңлата, дини эчтәлекле әсәр, салават әйтү, - дип аңлаттылар алып баручылар.
III районкүләм мөнәҗәтләр фестивалендә Калмаштан кала, Түбән Суыксу, Иске Байлар, Биклән, Кнәз, Калмия, Күзкәй, Боерган, Иске Гәрдәле, Таулы Дөреш, Югары Байлар, Иштирәк авылларыннан, Яңа поселогыннан барлыгы 18 кеше катнашты. Аларга җылы рәхмәт сүзләрен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова, район мәдәният һәм ял итү үзәге директоры Октябрина Әюпова җиткерделәр.
Мөнәҗәтләр уку бәйрәменә халкыбызның танылган җырчысы - Татарстан Республикасының халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева да килгән иде. Мөнәҗәт укучыларны ул тын да алмыйча тыңлап утырды, үзе дә искиткеч матур тавышы белән мөнәҗәт әйтте.
Калмаш мәдәният йортының сәхнәсе дә ул көнне темага туры килерлек итеп бизәлгән иде.
- Сәхнә түрендә мәчет макеты урнаштырылган, аның янында - авыл өе күренеше. Борынгы заманнарда ук безнең әби-бабайлар Мәүлид аенда (Мөхәммәд Пәйгамбәр туган ай) өйләрне шундый җылы мохиттә тотканнар, мөнәҗәтләр әйткәннәр. Без дә шуңа туры китереп эшләргә тырыштык. Моннан тыш, фестиваль башланыр алдыннан, мәдәният йорты фойесында бәйрәмгә килгән һәрбер кешене тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйладык. Кул эшләре һәм милли киемнәр күргәзмәсе дә кунакларның күңеленә хуш килде, - дип сөйләде Калмаш мәдәният йорты директоры Гөлшат Лотфуллина.
Мөнәҗәтчеләр фестивальдә дини-фәлсәфи, ана һәм бала, шулай ук тормыш мәгънәсе турындагы мөнәҗәтләр әйттеләр. Калмаш авылының Ак әбисе булып киткән Хәлимә апа Гыймазова исә үзе чыгарган бәетне сөйләде. Биклән авылыннан Фәния Абдуллина белән Гөлнур Гыймадиева чыгышы шулай ук бик үзенчәлекле булды. Алар мөнәҗәтләрне моңлы курай астында көйләделәр. Ә иң сөендергәне яшь мөнәҗәтчеләрнең чыгышы булгандыр, мөгаен. Яшь булуларына карамастан, мөнәҗәтләрне кагыйдәләренә туры китереп, бик төгәл башкардылар алар. Иске Абдулдан Чулпан Сафина, Калмаш авылыннан бертуган Шамил, Әмир һәм Амаль Мингалимовлар чыгышы барча кешене әсир итте.
Фестивальдә катнашучыларны ихлас котлап, үзенең бүләкләрен район имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас тапшырды. Бәйрәмне алып баручылар да барча кешегә саулык-сәламәтлек, хәер-бәрәкәт теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният мөнәҗәтләр фестивале мөнәҗәтләр