Мөнәҗәтләр фестивале тег белән яңалыклар
-
Мөнәҗәтләр тәнгә сихәт, күңелләргә шифа салды
Калмаш авылының мәдәният йортында III районкүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Оештыручылары - район мөхтәсибәте һәм мәдәният бүлеге. Бәйрәмне районның имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас башлап җибәрде, чарага килгәннәрнең мөнәҗәтләрне игътибар белән тыңлап, асылына, мәгънәсенә төшенеп утыруларын теләп калды. Соңыннан сүзне Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина алды. Мөнәҗәтләр фестиваленең күркәм традициягә...
-
Боерган авылы китапханәсендә мөнәҗәтләр кичәсе үтте
Боерган авылы китапханәсендә «Мөнәҗәтләр көйлик әле» дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Бу көнне шулай ук «Мөнәҗәтләр - халык авыз иҗатында урын алган дини җырлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Авылыбызда гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Миргасыймова күргәзмәгә күзәтү ясады. Ул...
-
Калмашта мөнәҗәтләр фестивале уза
Район мөхтәсибәте, мәдәният бүлеге белән берлектә мөнәҗәтләр фестивале үткәрә. Ул 21 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Калмашта узачак. Фестивальдә катнашучыларның яше чикләнмәгән - балалар да, өлкәннәр дә чыгыш ясый ала. Мондый фестиваль районда беренче тапкыр үткәрелә, ул дәвамлы булсын дияргә генә кала.