Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күзкәйнең горурлыгы

Бай иҗади мирас калдырып, якты дөньядан бик иртә киткән авылдашыбыз шагыйрь Фәннур Сафинны искә алу кичәсенә Күзкәй мәдәният йортына мәктәп укучылары, авыл халкы җыелган иде. Кунак булып язучы-драматург, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге, РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, күп төрле әдәби премияләр лауреаты Хәбир Ибраһим һәм шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Фәттахова килде. Очрашуны мавыктыргыч итеп китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова алып барды.

Кичә мәктәп укучыларының чыгышлары белән башланып китте. Ләйлә Авзалова, Чулпан Ризатдинова үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр, Сөмбел Ризатдинова Фәннур Сафин шигырен башкарды. Әйтергә кирәк, авылда нинди генә мәдәни чара уздырылмасын, Фәннур Сафин шигырьләреннән һәм җырларыннан башка үтми. Бүгенге кичәдә дә авылыбызның моңлы сандугачы, шагыйрьнең сабакташы, җырчы-баянчы Рафис Хәсәнов һәм Розалия Габдуллина залдагыларны моң дәрьясына алып кереп киттеләр. Кунагыбыз Хәбир Ибраһимның искиткеч моңлы аһәң белән аңа кушылып җырлавы залда җылы дустанә мохит тудырды.
Кунакларга иҗади күчтәнәч-ләребезне тәкъдим иткәннән соң, әдипләрнең үзләренә сүз бирелде. Тамашачылар тын да алмый олуг язучы Хәбир Ибраһимны тыңлый. Иҗат юлында аңа Фәннур Сафин белән очрашырга да туры килгән. Авылдашыбыз турында ул җылы хатирәләре белән уртаклашты, аны моңлы шагыйрь дип атады. Аннары Хәбир Ибраһим бүгенге әдәбият дөньясы хакында сөйләде. Ул күпкырлы талант иясе. «Аһәң» җыентыгында шигырьләр, поэмалар тупланган. «Йокыга талган гүзәл» китабына укып туймаслык хикәя-повестьлар кергән. «Газиз ярым» җыентыгында пьесалар урын алган. «Ялгыз тәкәрлек» роман-повестьлардан тора. Шул исемдәге кинофильм да төшерелде. Аның очрашудагы чыгышы да тирән эчтәлекле булуы белән бергә гади, күңелләргә үтеп керә торган мавыктыргыч, бер үк вакытта безнеңчә – авылча тыйнак.
Яшь шагыйрә, журналист Лилия Фәттахова соңгы елларда шигърият дөньясында актив иҗат итә. «Танырсыңмы?», «Карурман миләүшәсе», «Ишет мине» дигән җыентыклар бастырып чыгарды. «Шигырь язу – тумыштан бирелгән сәләт. Әмма язу өчен ул гына җитми, тырышлык, белем, күп уку, үз өстеңдә эшләү кирәк, китап укыгыз», – диде ул каләм тибрәтүче укучыларга. Аннары шигырьләрен дә сөйләп күрсәтте.
Кунакларыбыз тамашачы-ларның сорауларына җавап бирделәр. Зал белән ике арада җылы, рәхәт бер элемтә урнашты. Әдәби кичәнең рәсми өлеше тәмамлангач та халык таралырга ашыкмады. Күңелләрне сугаручы, уйланырга этәрүче чара булды ул.

Заһидә Нәбиуллина, 
ветеран журналист.

/ Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев