5 декабрь 2020 яңалыклары
-
Күзкәйнең горурлыгы
Бай иҗади мирас калдырып, якты дөньядан бик иртә киткән авылдашыбыз шагыйрь Фәннур Сафинны искә алу кичәсенә Күзкәй мәдәният йортына мәктәп укучылары, авыл халкы җыелган иде. Кунак булып язучы-драматург, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге, РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, күп төрле әдәби премияләр лауреаты Хәбир Ибраһим һәм шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Фәттахова килде. Очрашуны мавыктыргыч итеп китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова алып барды.
-
Яшь экологлар
Бөтенроссия буенча «Эколята – молодые защитники природы» исеме астында үткән олимпиадада безнең районнан «Шатлык» (Куады), «Ак каен» (Түбән Суыксу), «Сәйлән» (Яңа Бүләк), «Әкият» (Иске Дөреш), «Кояшкай» Мусабай-Завод), «Солнышко» (Сосновый Бор) балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм Боерган, Князево, Комсомолец, Круглое Поле, Мәләкәс, Яңа поселогы мәктәпләрендә белем алучы укучылар призлы урыннар яулады.
-
Быел чыршы нинди булыр?
Яңа поселогында район күләмендә уздырылачак Чыршы бәйрәменә әзерлек башланды.