Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел чыршы нинди булыр?

Яңа поселогында район күләмендә уздырылачак Чыршы бәйрәменә әзерлек башланды.

Мәйданга биеклеге 17 метрлы төп чыршы урнаштырылды. Боз таулары өчен бүген каркаслар урнаштыру, фигуралар өчен боз кисү эшләре бара. Бәйрәмгә килүчеләр өчен биредә олы тау һәм кече тау куела. Таулар янәшәсендә боздан лабиринт ясалачак. Аның янында ук тимераякта йөрергә яратучылар өчен зур шугалак төзеләчәк. Төп чыршы тирәли һәм мәйдан тирәли эчке якта боздан ясалган төрле фигуралар урын алачак. Әлбәттә инде, Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары да бәйрәм мәйданын бизәячәк. Керү капкасын да боздан кору планлаштырыла. Сәхнәнең артындагы мәйданчыкта боздан эшләнгән «ТАССРның 100 еллыгы» язуы торачак. 
Һәр елдагыча, бәйрәмдә балалар һәм өлкәннәр өчен төрле күңел ачу чаралары үткәреләчәк, җигүле атларда йөрү мөмкинлеге булачак.
Территориядә ярминкә оештырылачак, сәүдә палаткалары эшләячәк. Спорт яратучылар якындагы чаңгы трассасында йөри алачак. 
Район быел да ТР Иҗтимагый палатасының иң яхшы Яңа ел чыршысын билгеләү конкурсында катнаша. Узган ел Новотроицкое авылында куелган чыршы әлеге бәйгедә икенче урынны алып, 500 мең сумлык акчалата бүләккә лаек булган иде. Быел да бу конкурста беренче урынны алучыга 1 млн сум, икенче урынга – 500 мең, өченче урынга 250 мең сум акча каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев