Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кондырлы кодачасы

Күзкәй мәдәният йортының театр түгәрәге үзешчәннәре авылыбыз тамашачыларын тагын бер иҗат җимешләре белән куандырдылар. Бу юлы Фоат Садриевның «Кондырлы кодачасы» дигән трагикомедиясен сәхнәләштергәннәр. Залның «шыплап» тулуын күргәч, күзкәйлеләр барыбер үз артистларын яраталар, дип уйлап куйдым. Чөнки әле күптән түгел исемле театрлар ярты зал да җыя алмыйча киткәннәр иде. Тамашачыларның бүгенге...

Трагикомедия - катлаулы жанр. Гади генә әйткәндә, ул яшь аралаш көлү. Алдан ук әйтеп куям: рәхәтләнеп көлдек тә, уйландык та. Әсәрне сәхнәгә куйганда тамашачы ихлас кабул итсен өчен һәрнәрсәнең, һәрбер вак-төякнең роле бар. Ул декорациядән үк башлана. Авыл сәхнәсендә аны күренешләргә туры китереп алмаштыру җиңел түгел. Әмма бу мәсьәлә дә уңышлы хәл ителгән. Җиләк-җимеш бакчасы. Веранда белән йорт почмагы күренә. Уртада - өстәл, аның өстендә электр җиһазлары салынган тартма, янәшәсендә ачып куелган китаплар. Әсәрнең төп герое - хыялый Мөдәррис (Гали Мингалимов) дөньясын онытып, шул тартмада казына, китапларга күз салгалый. Шул арада «ду» килеп хатыны Бану (Гөлфия Әхмәтҗанова) килеп чыга. Ул чибәр, затлы киенгән, сүз агышы «йөгәнсез», үткен телле - зал аның һәр сүзеннән рәхәтләнеп көлә, ә юаш Мөдәррис, әйтерсең лә, аны ишетми, тартмасында казынуын дәвам итә. Ул - хыяллары дөньясында...

Спектакль әнә шулай җиңел генә, рәхәтләнеп көлә-көлә башланып китте. Аның эчтәлеге урау юллар аша ачыла. Мөдәррис юаш, хатын колына әверелгән бер мәхлук сыман күренсә дә, аның еракта - Кондырлыда канатландырып, хыялларына көч-куәт, иҗатка дәрт өстәп торучы якын дусты - Җәүһәре (Назилә Авзалова) бар. Җәүһәр дигәннән, алар апасы Сәрмәрдия (Гөлфирә Хафизова) белән әнисез кыз бала Анжеликаны (Инзилә Вәҗиева) тәрбиягә алганнар. Бу сокландыргыч фал, тик сәхнәдә бу изге гамәл бераз ачылып җитмәде. Шунысы куандырды: сәхнәдә беренче адымнарын ясаган Инзилә образны оста чагылдырды.

Бануның ире Мөдәрриснең сеңлесе Халидә дип алдап, Җәүһәрләргә барып керүе, андагы тамашалар көлкеле дә, кызганыч та, гыйбрәтле дә булды. Менә бу мизгелләрдә һәм ахырдан Роберт (Айрат Сәхапов) белән Бану арасындагы «аңлашу» тамашачыны көлүдән «айнытты» - юк-бар нәрсәләр өчен өйдә гауга чыгарып, иреңне «малай»га әверелдерергә ярамый икән бит, Бануның Мөдәррисен югалтасы килми, әмма үзенчә яратса да, кыланмышлары, тормышка җиңел каравы белән иренең күңелен суыткан ул. Роберт тәкъдим иткән кызыктыргыч дөньяга да исе китми. Андый түбәнлекләрдән өстен икәнен ул мылтык тотып раслады, калебе саф аның, ә менә җиңел акылы, мин-минлеге, тәкәбберлеге гаилә җимерелүгә китерде.

Әсәрнең эчтәлеге менә шундыйрак. Күп еллар элек мин аны Әлмәт драма театры артистлары башкаруында караган идем. Ни гаҗәп, әсәрне үзебезнең үзешчәннәр дә бер дә ким уйнамадылар. Гали Мингалимов - коеп куйган сәхнә кешесе. Биесә, егетләргә биргесез, фольклор ансамблендә дә кызыклы образлар тудыра белә. Мөгаен, укытучы һөнәрен сайламаса, артист булыр иде ул. Бүгенге спектакльдә Гали Мөдәррисне яңача ачты. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Гөлфия Әхмәтҗанова чибәр, дуамал, чая ханымнар образын бик оста ача. «Кондырлы кодачасы»нда аңа төрле образларга керергә туры килде. Ни хәл итәсең, сәхнәдә Айрат Сәхаповны күрүгә, минем көләсем килә, чөнки ул гадәттә комик рольләрне искиткеч осталык белән башкара. Бу юлы Айрат җитди, тискәре образны гәүдәләндерде. Баштарак үзе дә югалып калгандай булды, аннары әсәрдәге образга керде, шундагы вакыйгалар эчендә «рәхәтләнеп» яшәде. Гөлфирә Хафизованы үзешчән сәхнәдә күптән күзәтеп киләм. Ул уйнамый, ипләп кенә сәхнәдәге вакыйгалар эчендә яши. Бу әсәрдә Сәрмәрдия образы зур түгел, әмма аннан җиһанга яхшылык, киң күңеллелек, кеше хафасы белән яши белү нуры сибелә. Гөлфирә шушы хисләрне тамашачыга җиткерә алды. Дания Акмалованы сәхнәдә төрле образларда күргәнебез бар. Бу юлы да аның киң күңелле, хезмәттә зур уңышларга ирешкән, шулай да тәкәбберлекне белмәгән Фәниясе инандырышлы булды.

Сәхнәгә яңа кешеләр - яшьләр килүе аеруча куанычлы. Назилә Авзалова Җәүһәр образын нәкъ менә укытучыларга гына хас тыйнаклык, зыялылык, тирән белемлелек сыйфатлары аша ачты. Инзиләне дә, Назиләне дә сәхнәдә беренче тапкыр күрүем, уеннарына караганда бер дә алай димәссең. Бер генә теләк: авылыбыз сәхнәсеннән аерылмасыннар иде алар. Гомумән, авылның үзешчән сәнгатендә укытучыларыбызның актив катнашуы мактаулы хәл.

Спектакль тәмам. Халык белән урамга чыккач, мин кешеләрнең фикерләрен тыңларга яратам. «Ну, театрны яхшы уйныйлар безнекеләр, нишләп аларга халык театры исеме бирмиләр икән?» - дип куйды берсе. Чыннан да, Күзкәйдә 1931 елда ук колхоз-совхоз театры оешкан. «Күзкәй үзешчән колхоз-совхоз театры 1936 елның язынача Минзәлә, Ворошилов, Сарман, Мөслим, Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Башкортостанның Бакалы, Дүртөйле, Борай, Чакмагыш, Яңавыл авылларында булып чыкты. Күзкәй театры сәхнә сәнгате аша яңалыкны пропагандалау, эстетик тәрбия бирү бурычын намус белән үтәде», - дип яза авылдашыбыз, Татарстан Язучылар оешмасының шәрәфле әгъзасы Галимҗан ага Вәлиев үзенең «Күзкәй театры» китабында. Димәк, авылдашларыбызда театр сәнгатенә хирыслыкның тамыры ераклардан килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев