3 апрель 2016 яңалыклары
-
Теләнче-Тамак буасында язгы ташу башланган
Тукай районының Теләнче-Тамак авылы янындагы Иганә елгасының "Байлар буасы"нда ташу башланган. Авыл халкы белдерүенчә, узган еллардан аермалы буларак, быел ул аеруча көчле. Теләнче Тамакта туып-үскән һәм бер төркем авыл кешеләре буаның ярын ныгыту максатыннан биредә агачлар утыртырга планлаштыра. "Әлегә көннәрнең бераз җылытып, җирнең корыганың көтәбез", диде алар "Якты юл" хәбәрчесенә.
-
Кондырлы кодачасы
Күзкәй мәдәният йортының театр түгәрәге үзешчәннәре авылыбыз тамашачыларын тагын бер иҗат җимешләре белән куандырдылар. Бу юлы Фоат Садриевның «Кондырлы кодачасы» дигән трагикомедиясен сәхнәләштергәннәр. Залның «шыплап» тулуын күргәч, күзкәйлеләр барыбер үз артистларын яраталар, дип уйлап куйдым. Чөнки әле күптән түгел исемле театрлар ярты зал да җыя алмыйча киткәннәр иде. Тамашачыларның бүгенге...