Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Дөрештә Тукай һәйкәлен ачтылар

Күптән түгел Иске Дөреш авылының мәдәният йорты каршында яңартылган Тукай һәйкәлен ачып җибәрделәр. Бу турыда безгә мәдәният йорты директоры Янирә Әминова сөйләде.

- Һәйкәлгә яңа «сулыш өрелде». Җылы котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков, мәктәп директоры Илшат Харисов чыгыш ясадылар. Моннан тыш бәйрәм чарасына бик күп халык җыелган иде. Районыбыз шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева барча кешене шундый олы бәйрәм белән котлады, Тукай исеме йөрткән районыбыз белән горурланып йөрүне ассызыклап әйтте. Шулай ук бу көнне сәхнә ветераннары - Таулы Дөреш кунаклары Сәлимә Сәлимова, Гүзәлия Талипова үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Рәмилә Вәлиуллина курайда матур итеп уйнады. Татар халкының гимнына әйләнеп киткән «И туган тел, и матур тел» җырын моңлы итеп Фәрит Әминов җырлады. Габдулла Тукайның «Тәфтилләү» шигыренә иҗат ителгән җырны Гыйздулла Вәлиуллин башкарды. Җыелган халык аларны тын да алмыйча тыңлады, гөрләтеп кул чапты. Аннары Илсөяр Галиеваның «Су анасы» шигырен укуын да әйтеп үтәсем килә. Аның искиткеч матур итеп сөйләвен тыңлап торуы аеруча да күңелгә ятышлы булды.
Хәзерге вакытта Тукай һәйкәле мәдәният йорты каршысында үз урынын алды. Аның янына чәчәк клумбалары да ясап куйдык, агачлар да утырттык. Киләсе елларда яшеллеккә, чәчәккә күмелеп утырачак әле ул! - диде Янирә Әминова сөенечләре һәм Тукай һәйкәле ачылу тантанасыннан алынган кичерешләре белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният