Иртәгә Тукай районының беренче Сабан туе, ә район Сабан туена нинди артистлар килә
Тукайлылар Сабан туена әзерләнә, яулык җыя, кунаклар дәшә. Районыбызда Сабан туе рухы хөкем сөрә. Һәр авыл, һәр урам, мәш килеп, уен-көлке белән җыру-такмаклар әйтешеп Сабан туе колгасына аллы-гөлле яулыклар, чигелгән кулъяулыклар җыя. Сайтыбызда шул күңелле мизгелләрдән фоторепортажлар бирелеп барды. Иртәгә Тукай районында беренче Сабан туе үтәчәк. Комсомолец поселогы халкы килгән...
Тукайлылар Сабан туена әзерләнә, яулык җыя, кунаклар дәшә. Районыбызда Сабан туе рухы хөкем сөрә. Һәр авыл, һәр урам, мәш килеп, уен-көлке белән җыру-такмаклар әйтешеп Сабан туе колгасына аллы-гөлле яулыклар, чигелгән кулъяулыклар җыя. Сайтыбызда шул күңелле мизгелләрдән фоторепортажлар бирелеп барды.
Иртәгә Тукай районында беренче Сабан туе үтәчәк. Комсомолец поселогы халкы килгән һәр кунакка ачык йөз, шәп кәеф һәм күңелле җомга киче вәгъдә итә. Бәйрәм кичке дүрттә башлана.
Тукай районы Сабан туе исә, һәр елдагыча, Кызыл Байрак авылы янындагы Сабантуй аланында уздырылачак. Барча район халкын, Чаллы шәһәре халкын, килгән кунакларны / кечесеннән алып өлкәненә кадәр һәммәсен бергәләп күңел ачарга чакырабыз!
Бәйрәм чаралары сәгать 10.00 да башлана. Программада милли уеннар - капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, йомырка кабып йөгерү, капчык белән сугышу, колгага менү, күз йомып әйбер кисү һәм башка уеннар. Шулай ук спорт уеннары да барачак - гер күтәрү, канат тарту, тизлеккә йөгерү, волейбол, ат чабышлары. Шулай ук милли көрәштә дә Сабан туе батыры билгеләнәчәк. Көрәштә катнашучылар Тукай районыннан булырга тиеш, үзләре белән паспорт, яисә туу турындагы таныклык, үз куллары белән тутырылган анкета, ИНН күчермәсе, табибтан белешмә алып килергә тиешләр.
Тукай районы Сабан туена татар эстрадасының танылган артистлары килүе көтелә - Әлфинә Әзһәмова, Әнвәр Нургалиев, Лилия Шәймөхәммәтова.
Сабан туйлары мөбарәк булсын!
Рәсемдә - Иске Абдул авылында Сабан туе бүләкләре җыю күренеше
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев