29 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Иске Абдул авылында милли бәйрәмебез Сабантуйга буләкләрне Нива җигеп җыйдылар
Гүзәл ВӘЛИЕВА фотолары
-
Балтач районында ир-ат хатынын балта белән чабып үтергән, аннан үзенә кул салган
Балтачтагы фаҗига корбаны Рәсимә Төхвәтуллинаны үлеме алдыннан соңгы булып күргән хезмәттәше: "Ирен көнче дип әйтә иде". Кызларының чыгарылыш кичәсенә барасы урынга, бүген ирле-хатынлы Төхвәтуллиннар - гүр ияләре. Кичә Балтач районында вәхшиләрчә кылынган җинаять бөтен республиканы тетрәндерде. Балтач районы йортларының берсендә 41 яшьлек ир-ат хатынын балта белән чабып үтерә, башын чабып...
-
ГТО нормаларны үтәүчеләр бүләкләнде
Исегезгә төшереп узабыз, 2017 елның январь аенда район прокуратурасы хезмәткәрләре ГТО нормаларын үтәү буенча сынаулар уздылар. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев әлеге нормаларны алтын аерма билгесенә биргән прокурор ярдәмчесе, өченче класс юристы Чулпан Галиеваны һәм бронза аерма билгесенә биргән прокурорның өлкән ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Илдар Рамазановны...
-
Грантка ия булучы укучылар бүген файдалы ял итә һәм эшли
Ел дәвамында үзләренең талантлары, җәмәгать эшләрендә актив катнашулары белән аерылып торган укучылар җәйге каникулларда да үзләрен төрле яклап үстерүне дәвам итәләр. Редакция архивында 2016-2017 ел уку нәтиҗәләре буенча дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән укучыларның фотолары бар. Узган уку елында 21 уку предметы буенча олимпиадалар узды. Аларда 1154 укучы катнашты. Муниципаль...
-
Иртәгә Тукай районының беренче Сабан туе, ә район Сабан туена нинди артистлар килә
Тукайлылар Сабан туена әзерләнә, яулык җыя, кунаклар дәшә. Районыбызда Сабан туе рухы хөкем сөрә. Һәр авыл, һәр урам, мәш килеп, уен-көлке белән җыру-такмаклар әйтешеп Сабан туе колгасына аллы-гөлле яулыклар, чигелгән кулъяулыклар җыя. Сайтыбызда шул күңелле мизгелләрдән фоторепортажлар бирелеп барды. Иртәгә Тукай районында беренче Сабан туе үтәчәк. Комсомолец поселогы халкы килгән...
-
«Ватан» патриотик клубы – «Кызыл канәфер» җиңүчесе
«Кызыл канәфер» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнашкан өчен Кнәз мәдәният йорты каршында оешкан «Ватан» патриотик клубы катнашучы сертификатына лаек булды. Шулай ук әлеге клуб һәм аның җитәкчесе Тамара Тузеева «Кызыл канәферләр маршы-2017» патриотик юнәлештәге «Ерак сугышның кайтавазы» репортажлар конкурсында катнашып, беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
Хезмәт хакын вакытында түләмәсәләр – хәбәр бир
Рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча сораулар булганда тукайлылар «Халык контроле» дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук 70-00-76 телефоны буенча «кайнар линия»гә шалтыратырга була.
-
Тукай районында яңгыр кайчан көтелә – Һава торышы белән танышыгыз
Бүген, 29 июнь көнне, Тукай районында кояшлы көн. Көндез һава температурасы 22 градуска кадәр, төнлә исә +10 градус җылылык фаразлана. Яңгыр бүген яумый, дип вәгъдә итә sinoptik.com сайты. Иртәгә дә явым-төшем күренми. Ә менә шимбә, 1 июль көнне исә яшенле яңгыр явуы көтелә.