Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһам моңы – күңелләрдә 

15 февраль көнне мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туган көнен билгеләп үттек. Илһам моңына гашыйклар бу көнне аның Яңа Бүләк авылындагы иҗат йортына җыелды, тагын бер кат сөекле якташыбызны искә алдылар, аның җырларын тыңлап хозурландылар. 

Илһам аганы искә алырга җыелган кунаклар аның бюстына чәчәкләр салдылар. Кичәне аның җырларына тезмә белән Яңа Бүләк мәдәният йортының Нәзир Гыймазетдинов җитәкчелегендәге «Мизгел» уен кораллары ансамбле ачты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Сәхбетдинов, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов, авыл мәктәбе директоры Сәлмән Әхмәтҗанов кичәдә сүз алып, данлыклы якташыбызның исеме, иҗаты, моңы халкыбыз күңелендә мәңге сакланачагы турында сөйләделәр, аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Халкыбызның талантлы улы калдырган мирасны бөртекләп җыярга, сакларга, үсеп килүче буыннарга тапшырырга кирәклеген тагын бер кат ассызыкладылар. 
Нәзир Гыймазетдинов, Ләйсән Галиева, Дилүс Гомәров, Сөмбел Зарипова, Теләнче Тамак мәданият йортының «Ефәк» ансамбле кызлары танылган якташыбыз репертуарыннан һәм ул яраткан «Кара урман», «Идел буе каеннары», «Ялгыз көймә», «Эзләдем, бәгърем, сине» җырларын башкардылар. Кичәдә катнашучылар иҗат йортының эше, андагы мәгълүматлар белән таныштылар.
Бер сөенечле яңалы-гыбыз бар: шушы көннәр-дә авылдашыбыз Флүр Шакировка Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе бирелде. Әлеге премияне Казанда, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бөек җырчыбызның туган көн кичәсендә тапшырдылар. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең җырчыларга беренче тапкыр бирелүе. Филүс Каһиров һәм Резеда Галимова белән бергә бөек җырчының туганнан туганы Флер Шакиров та шушы дәрәҗәле, тарихка кереп калачак бүләккә лаек булды. Ул башкала тамашачысы алдында Хәсән Туфан шигыренә язылган «Ромашкалар» җырын башкарды.
Күрәбез, бакыйлык-ка күчсә дә, Илһам абый халык арасында, аның моңы кешеләр күңелендә яши.

Дилбәр Гыймазетдинова,
Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры.

/ Фото Татар-информ мәгълүмат агентлыгыннан.
/ Фото Дилбәр Гыймазетдиновадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев