19 февраль 2021 яңалыклары
-
Татарча көрәш
Минзәлә шәһәрендә татарча көрәш буенча ачык республика ярышлары узды.
-
Татарстанда ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылып була
Һәркемнең үзенә уңайлы көн һәм вакытны сайлап, вакцинация узарга теләүчеләр исемлегенә керү мөмкинлеге бар.
-
Спартакиада
20 февральдә Тукай районы җитәкчеләре арасында беренче спартакиада узачак.
-
Илһам моңы – күңелләрдә
15 февраль көнне мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туган көнен билгеләп үттек. Илһам моңына гашыйклар бу көнне аның Яңа Бүләк авылындагы иҗат йортына җыелды, тагын бер кат сөекле якташыбызны искә алдылар, аның җырларын тыңлап хозурландылар.
-
Тукай үзешчәннәре – Чаллыда
Районның Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» әсәре буенча эшләнгән музыкаль комедиясен Аяз Гыйләҗев исемен-дәге Чаллы татар дәүләт драма театрында күрсәтәчәк.
-
Мәңге үлмәс аның җырлары
Татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Бәтке урта мәктәбендә «Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
-
Мылтыктан ату
Бүген Сосновый Бор поселогында мылтыктан ату буенча район беренчелеге үтә.
-
Белешмәне Эчке эшләр бүлеге бирә
2021 елның 18 февраленнән җирле үзидарә органнары хуҗалык кенәгәләре алып баруны, алардан выпискалар бирүне туктата.
-
Машинаны кайтарып буламы?
Бүгенгә тукайлыларның салым буенча 40,9 млн сум бурычы бар. Салым бурычларын җыюны тизләтү максатыннан районда ведомствоара комиссия эшли.
-
Бадминтон
«Татарстан» совхозы поселогыннан Мария Захарова бадминтон буенча республика беренчелегендә катнашып, өченче урынга лаек булды.