Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинаны кайтарып буламы?

Бүгенгә тукайлыларның салым буенча 40,9 млн сум бурычы бар. Салым бурычларын җыюны тизләтү максатыннан районда ведомствоара комиссия эшли.

Князево җирлегенең Казиле авылында яшәүче ир-атның чит ил машинасына арест салынуы хакында хәбәр иткән идек инде. Икенче бурычлы Боерган җирлегенең Таулар авылыннан. Аның КАМАЗ машинасы арестка алынды. 
Ике райондашыбызның да үз иреге белән бурычны түләү вакыты үтте. Бүгенге көндә аларның транспортының бәясен билгеләү үткәрелә. Бу процедурадан соң авто-мобильләр Росимущество сайтында онлайн-сәүдә аша тәкъдим ителәчәк. Машинаны әле кайтарырга мөмкин, моның өчен бурычны аукционга кадәр түләргә кирәк. 
Исегезгә төшерәбез, авто-мобильләренә арест салынган кешеләргә, бурычтан тыш, бурыч суммасыннан 7 процент күләмендә исполнительный сбор (мең сумнан да ким булмаган күләмдә) һәм штрафстоянка өчен дә түләргә кирәк. Моннан тыш, аларга көн саен бурычның 0,1 проценты күләмендә салым буенча пеня да өстәлә. 
Суд приставларына бурыч булмавы турында белешмә илтеп биргәнчегә кадәр шулай ук көн саен салым буенча пеня һәм автомобильнең штрафстоянкада булуы өчен түләү өстәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев