Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алсу Җаббарова: «Мәдәният ул – тармак. Һәм ул сыйфатлы продукция бирергә тиеш»

Мәдәният хезмәткәрләре - үзенчәлекле халык. Аларның һәрберсенә олы талант бирелгән һәм алардан күп нәрсә таләп тә ителә. Чөнки алар кешенең рухи халәте, күңел байлыгы, милләт бөтенлеге өчен җаваплы. Район авылларында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре үз җирлекләрендә уңай климат тудыручылар да. «Мәдәният ул - тармак. Ул үз продукциясен бирергә тиеш. Һәм бу...

- Алсу Арслангалиевна, районның мәдәният хезмәткәрләре бүген нинди эшләр белән яши? Якын арада нинди чаралар көтелә? Аларга әзерлек ничек бара?

- Алда торган иң мөһим чараларның берсе - районга Тукай исеме бирелүнең 40 еллыгын лаеклы рәвештә билгеләп үтү. Моңа һәр мәдәният хезмәткәре үз өлешен кертә.

Балалар фольклор коллективлары киләсе атнада район җирлегендә үтәчәк «Моңлы тамчы-2016» республика балалар фольклор фестиваленә әзерләнә.

Тиздән «Түгәрәк уен» республика фестиваленең зона туры үтәчәк. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнашачак. Аерата балаларның яңа оешкан фольклор коллективларын кертергә уйлыйбыз.

Аннары инде Габдулла Тукайның 130 еллыгын үткәрү бурычы тора. Быел ул Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Чараны башка еллардан аермалырак итеп, кунакка Арча районы вәкилләрен чакырып уздырырга планлаштырабыз. Шулай итеп, шагыйрь исемен йөрткән һәм шагыйрь туган җирлекләр арасында дуслык күпере салырга уйлыйбыз.

Алга таба «Русская песня», «Музыкаль гаилә» республика фестивальләрендә катнашу бурычы тора.

- Белүемчә, конкурс-фестивальләрдә, нигездә, фольклор ансамбльләр катнаша?

- Әйе. Безнең район мәдәниятенең төп юнәлеше дә фольклор коллективларының эшчәнлеген үстерү, осталыкларын чарлау, аларның санын арттыруга корылган. Мин аларның шомара-шомара чын профессионалларга әйләнүен телим. Гомумән, фольклор ансамбльләр чыгышымы ул, спектакль-концертлармы, алар сыйфатлы булырга һәм без «җитештергән» әлеге продуктларның күләме арта барырга тиеш.

- Эшчәнлегегездә нинди төр яңа юнәлешләр барлыкка килә?

- Бүген декоратив-кулланма сәнгатьне үстерүгә зур игътибар бирелә. Районда кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Бездә аларның каталогы да тупланган инде. Бу исемлекне тагын да киңәйтергә уйлыйбыз. Минем теләгем - кул эшләренә тирә-яктагылар соклансын, осталар һөнәрләрен яшь буынга тапшырсыннар һәм, ниһаять, иҗат җимешләре аларга рухи канәгатьлек кенә түгел, матди байлык та китерсен, эшләрен алар ярминкәләрдә сата алсын иде. Кич белән телевизор каршында сериаллар карап утыручы түгел, ә менә шундый файдалы шөгыльләргә тартылучы актив кешеләр тәрбиялисе килә.

- Бүген авыл халкына нинди мәдәни чаралар кирәк һәм сез аларның ихтыяҗын канәгатьләндерәсезме?

- Дөресен әйткәндә, халык соңгы вакытта концертлардан, төрле шоулардан бераз ялыкты. Аларга үз авылы үзешчәннәре тудырган иҗади чаралар якынрак. Соңгы вакытта бик активлашып киткән шул ук спектакльләрне алыйк. Аларда мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, бар авыл катнаша. Райондашлар спектакльләргә бик теләп йөри. Авылдагы укытучының, я булмаса фельдшерның, машина йөртүченең сәхнәдә уйнавын, мәсәлән, ул бик кызыксынып карый. Үзем сәхнәгә менә алган һәр кеше алдында баш ияр идем. Чөнки ул бик зур батырлык.

- Чаралар еш оештырыламы?

- Мәдәният бит саннар белән үлчәнми. Әйткәнемчә, чара сыйфатлы булсын, халыкка ошасын. Аннары, һәр чарага җентекләп әзерләнергә, программасын, сценариен төзергә кирәк. Ә авыл клубларында штатта бер яки ике хезмәткәр. Авыл кешесе дә бит көн саен мәдәният йорты юлын таптый алмый, атнага бер тапкыр килә икән, бу бик яхшы дигән сүз. Нигездә, авылларда календар бәйрәмнәр, вокал, хореография кебек системага салынган шөгыльләр үтә.

- Авылларда культура дәрәҗәсен күтәрү өчен бүген ни җитми?

- Иң төп проблема, әлбәттә, профессиональ кадрлар кытлыгы. Дөрес, безгә ярдәмгә педагоглар килә, шулай ук шәһәрдән хезмәткәрләр җәлеп итәбез. Хәлдән шул рәвешле чыгарга тырышабыз. Ләкин профессиональ белгечләр итеп минем үз җирлегебез кешеләрен күрәсем килә. Шулай ук яшәү, эшләү шартларының уңай булуы, биналарның торышы да белгечләр җәлеп итүгә, авыл халкында культура дәрәҗәсен үстерүгә нык тәэсир итә. Дөрес, соңгы елларда республика программасы кысаларында да, район бюджеты исәбеннән дә бу җәһәттән шактый эшләр башкарылды. Быел менә кече авыл саналган Ташкичүдә яңа клуб сафка басар дип көтелә. Сүз дә юк, әле төзекләндерәсе объектлар күп.

- Тармакта узган елның иң мөһим вакыйгалары дип нәрсәләрне атар идегез?

- Кнәз мәдәният йортында «Патриот» музей бүлмәсе ачылу, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган районкүләм концерт, шушы темага оештырылган күргәзмәләр, Тукай көне, Бәтке һәм Яңа поселогында Әфган батырлары истәлегенә хәтер тактасы ачылу, Зәй районы Сармашбаш авылына концерт белән бару, Круглое Поле поселогында мәдәният һәм ял паркы ачылу, «Изгелектә минем күңелем» дигән мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелү, фольклор коллективларның «Чишмә башы» конкурсы һ. б. Саный китсәң, алар аз түгел һәм һәрберсенең үз әһәмияте бар.

- Һөнәри бәйрәмегез көнендә хезмәттәшләрегезгә иң зур теләгегез нинди?

- Мин һәрвакыт бар кеше дә бәхетле булсын иде дигән теләк белән яшим. Ә кеше кайчан бәхетле? Аның яраткан эше булганда, хезмәтенең башкаларга кирәклеген тойганда, чөнки гаилә эш булганда яши. Хезмәтең тирә-яктагыларны сөендергәндә һәм, ниһаять, илеңә кирәк булганда. Безгә дә хезмәтебез белән тамашачыларны, гомумән, бар район халкын шатландырырга, сыйфатлы рухи азык бирергә насыйп булсын. Хезмәттәшләремнең барысына олы рәхмәтемне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 25 март – мәдәният хезмәткәрләре көне