25 март 2016 яңалыклары
-
Такмаклар бәйгесендә Таулар авылыннан катнашучылар бар
"Якты юл" газетасы игълан иткән такмаклар бәйгесендә катнашырга теләп, Таулар авылыннан видеоязма юлладылар. Бу шаян җырларны Фәйрүзә Габидуллина белән Кадрия Нәбиуллина башкара. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә катнашу өчен такмаклар язылган текстны яки видеоязманы безнең электрон адресыбызга юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com Такмакларны тыңлап, елмаеп-көлеп алгач, башкаручылар өчен тавыш бирергә онытмагыз, чөнки җиңүчене...
-
«Моңлы тамчы-2016» Республика балалар фольклор фестивале халкыбызның милли рухын барлый
Республика фестиваленең быел безнең район биләмәсендә уздырылуы горурлык та, үтә зур җаваплылык та. Безгә 15 районнан 250дән артык кеше киләчәк. Кунакларны дүрт: Күзкәй, Иске Абдул, Круглое Поле, Мәләкәс авыл җирлекләре көтә. Күзкәйгә, мәсәлән, Менделеевск, Алексеевск, Балык Бистәсе, Әлки, Саба районыннарының мари, чуваш, татар, рус фольклор төкемнәре киләчәк.
-
Узганнарны уйлый күңел кайтып-кайтып...
Иске газета-журналларны актарып утырганда, кәгазе саргаеп беткән, 1983 елда чыккан «Социалистик Татарстан» газетасы килеп чыкты. Өлкә газетасын алай бик җыеп бармый идем. Димәк, бу санда районыбыздан берәр хәбәр язылган. Нәкъ шулай булып чыкты. Газетаның беренче битендә үк «Көннәр язга авышканда» дигән репортаж басылган. Анда районара «Сельхозтехника» берләшмәсе (без аны кыскача...
-
Алсу Җаббарова: «Мәдәният ул – тармак. Һәм ул сыйфатлы продукция бирергә тиеш»
Мәдәният хезмәткәрләре - үзенчәлекле халык. Аларның һәрберсенә олы талант бирелгән һәм алардан күп нәрсә таләп тә ителә. Чөнки алар кешенең рухи халәте, күңел байлыгы, милләт бөтенлеге өчен җаваплы. Район авылларында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре үз җирлекләрендә уңай климат тудыручылар да. «Мәдәният ул - тармак. Ул үз продукциясен бирергә тиеш. Һәм бу...
-
Язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә
Район хуҗалыкларында агрегатларны җыеп карау эше алып барыла. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2016 елгы уңыш өчен ашламалар туплау дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов хәбәр итүенчә, район хуҗалыкларына барлыгы 8 мең тонна минераль ашламалар кайтарылган, ягъни 3 мең тонна тәэсир итүче матдә. Район буенча уртача...
-
Якшәмбе көнне авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум уза
27 мартта, якшәмбе көнне, барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю мәсьәләләре буенча референдум уза. Барлык 43 участок та иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Һәр авыл җирлегенең үз бюллетене. Аларда үзара салым акчасына һәм аңа өстәп дәүләттән биреләсе суммага авыл җирлегендә нинди эшләр башкарылачагы күрсәтелгән. Ул көнне райондашлар, тавыш...
-
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Чөнки мәдәният өлкәсе - иҗат казаны, җыр-моң, шигърият сөючеләрне янәшәсенә туплаучы көч. Биредә чын иҗат кешесе булмасаң, кешеләрне ярата, тәэсир итәрлек сүзләр таба белмәсәң, әлеге һөнәрнең асылына төшенү, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләп булмый....