Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Абруйлы күршеләребез 

Сүзем «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Поповлар гаиләсе турында. Йорт хуҗасы Александр дәдәй Тукай районы Җәйләү авылында туып үскән. Ә аның тормыш иптәше Вера түти күрше авыл Бордыдан. Александр дәдәй терлекчелектә эшләде. Ул үстергән маллар көр, таза була торган иде. Александр Поповның исеме – алдынгылар рәтеннән, рәсеме совхозның һәм районның мактау тактасыннан төшмәде. Ул күптән инде лаеклы ялда, быел 83 яшен тутырды, шулай да гел хәрәкәттә әле, үз йорты тирәсендә эшне табып тора. 

Александр дәдәй Князево мәдәният йорты каршында оештырылган «Айбагыр» керәшен фольклор ансамблендә катнашып җырлап йөри. Тавышы бик моңлы һәм матур аның. Үзлегеннән дә җырлар яза һәм шуларны башкара. 
Вера түти Александр дәдәйне бик хөрмәт итеп яши. Ансамбль белән гострольләргә чыкканда бөтен кирәк әйберләрен барлап, чиста-пөхтә итеп йөртә. Вера түти яшь вакытында төрле эшләрдә эшләде, ул да һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. 
Поповлар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары тормыш корып матур гына яшиләр. Кызганыч, кече уллары Сергей әфган сугышында катнашып батырларча һәлак булды. Ул «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнде. Аның хөрмәтенә авылыбызның бер урамына Сергей Попов исеме бирелде. Туып-үскән йортына батырлыгы турында язылган мемориал такта эленде. Укыган мәктәбендә аның исеме белән шулай ук мемориал такта куелды. Менә шундый батыр йөрәкле балалар үстерде Александр дәдәй белән Вера түти.
Туганнары, дуслары, авылдашлары белән бик тату яшиләр, авырлыклар килсә ярдәм итәргә торалар. Алар «Татарстан»ның абруйлы, районыбызның билгеле кешеләре. Арабызда шундый үрнәк гаиләләр булганга без сөенәбез. 

София Морозова-Габдуллина.
/ Фото София Морозова-Габдуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев