Якты юл
  • Рус Тат
  • Фаил Камаев:  «Нигә әле инглиз телен балалар бакчасыннан ук укытмаска?»

    Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев педагоглар коллективы алдына шактый саллы бурычлар куйды. Алар арасында иң мөһимнәре дип ул балаларга хезмәт тәрбиясе бирүне һәм бакча яшеннән үк полилингваль укытуны, аерым алганда, дөньякүләм тел – инглиз теленә өйрәтүне атады. Бу – алдагы елларда тормышка ашырырга тиешле проектлар, диде ул.

    Хезмәт тәрбиясе, инглиз теле һәм педагогларны бүләкләү турында

    Чыгышын район башлыгы бүгенге көннең иң мөһим кампаниясе – урып-җыю эшләреннән башлады. Быел – икмәкле ел, бары тик аны югалтуларсыз җыеп алырга язсын дип теләде ул, укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең игътибарын мәктәп, яңа уку елы башлану темасыннан бераз читкә юнәлтеп. Аннары мәгариф хезмәткәрләренең барысын да яңа уку елы башлану белән тәбрикләде, үтә дә җаваплы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде. Бүген бәйрәм һәм шул ук вакытта олы эшкә кереп китә торган көн, диде ул. 
    Укытучы эшенең никадәр мөһимлеген ассызыклап, сүз барышында район җитәкчесе мәгариф хезмәткәрләренә дәрәҗәле бүләкләр бирү, квалификацияләрен күтәрү темаларына да кагылды. Мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәммәтҗанованың киңәшмәдә ясаган чыгышыннан күренгәнчә, аттестация үтәргә тиешле 61 педагог (барлык аттестация үтүчеләрнең 49,6 проценты) беренче квалификацион категорияләрен раслаганнар гына, югары категориягә барудан баш тартканнар. Шуның өстенә, 25-30 ел укытып, мактау грамотасы булмаган педагоглар да бар. Бу – бик начар, дип белдерде район башлыгы. Районда бүләкләү буенча комиссия эшли, ул бу мәсьәләгә аерым игътибар бирсен иде, диде.
    Хезмәт тәрбиясенә килгәндә, эшне мәктәп яны участокларыннан башларга кирәк, диде Фаил Камаев. Бала эшләп үсәргә тиеш, бу участокларның торышы киләчәктә минем махсус контрольдә булачак, дип кисәтте ул мәгариф хезмәткәрләрен. Ә ата-ананың баласын хезмәткә өйрәтүе – аны яратуы дигән сүз. Хезмәткә өйрәтү эшчәнлегендә үрнәк итеп район башлыгы Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбен китерде. Мисал өчен, әлеге мәгариф учреждениесен тәмамлаган өч баланың Мәскәүгә кадәр барып эшкә урнашуы, мегаполиста да үз урыннарын табуы аларның хезмәттән курыкмавы турында сөйли.
    «Ни өчен инглиз телен укытуны балалар бакчасыннан ук башламыйбыз? Мәктәпкәчә чор чит телләрне өйрәнү өчен иң яхшы вакыт санала. Бу яшьтә балаларның хәтере нык яхшы була, мәгълүматны тиз үзләштерә», – дип сорау белән башлады Фаил Камаев полилингваль укыту эшчәнлеге хакындагы чыгышын. Мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, районның мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә бүген квалификациясен үзгәрткән 12 инглиз теле укытучысы эшли. Белгечләребез дә бар дигән сүз. Чит тел укытучылары әзерләү буенча Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты системалы эш алып бара. Нигә бу юнәлештә уртак проект булдырмаска? Чыгарылыш сыйныф укучыларыбызны әлеге уку йортына җибәреп, аннары үзебезгә кайтармаска? 
    Район мәгариф идарәсендә белдерүләренчә, бүген «Ромашка» (Новотроицкое), «Солнышко» (Сосновый Бор) һәм «Ләйсән» (Калмаш) балалар бакчаларында инглиз телен өстәмә белем бирү кысаларында укыталар, ягъни түгәрәкләр алып баралар. «Калган бакчаларда да моны оештыру мөмкинлеге бар, бары тик лицензия кирәк. Бу эшне 2019-2020нче уку елы дәвамында башкарып чыгарга була дип уйлыйм. Педагоглар составы моңа мөмкинлек бирә», – дип фикерли мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәммәтҗанова. Ә мәктәпләрдә инглиз теленә өйрәтү беренче сыйныфтан шулай ук дәрестән тыш чара буларак, уен формасында алып барыла. Икенче сыйныфтан инде укыту программасына кертелә. Районда инглиз телен тирәнтен өйрәтүче Шилнәбаш урта мәктәбе эшли. Тагын бер яңалык – быел ФГОС программасы белән укучы барлык тугызынчы сыйныфларда өстәмә рәвештә немец яки француз теле укытылачак. 


    Уку елы нәтиҗәләре куандырырлык

    Һәр елны үткәрелә торган август очрашуы – узган уку елына йомгак ясау, проблемалар буенча фикер алышу, аларны үтәү юлларын билгеләү, киләчәккә планнар кабул итү вакыты. Үз докладында мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәммәтҗанова нәкъ менә шуларга тукталды. 
    Бу уку елында районда 27 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе, 1 башлангыч мәктәп, 17 урта мәктәп, 8 төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм тернәкләндерү интернат-мәктәбе эшләячәк. 1 сентябрьдә парталар артына 3344 укучы утырыр дип көтелә. Шуларның 431е – беренче сыйныфлар. Бер сыйныфка уртача 12,4 бала туры килә. Кече Шилнә, Новотроицкое авылларында, Яңа поселогында балалар саны арта. 
    Районның педагоглар коллективы 577 кешедән тора. Аларның 91 проценты югары белемле. Беренче һәм югары категорияле хезмәткәрләр 69,1 процентны тәшкил итә. Югарыда әйтелгәнчә, кавалификацияләрен күтәрергә теләүчеләр аз булмаса, күрсәткеч тә югарырак булыр иде. 
    Педагогларның уртача яше – 44 яшь. Быел 9 яшь белгеч килә. Аларның 5есе мәктәпләргә, 4есе бакчаларга бара. 
    Узган уку елында «Ел укытучысы» бәйгесенең район этабында 27 мөгаллим катнашты. Теләнче Тамак мәктәбенең физика укытучысы Резедә Гайнетдинова җиңүче, Новотроицкое мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Юнысова һәм Мәләкәс мәктәбенең география укытучысы Чулпан Иванова призерлар булган. Новотроицкое мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсия Маликова бәйгенең республика этабында икенче урын алган. 
    Районда «Ел тәрбиячесе» исемен «Аленушка» балалар бакчасыннан Людмила Володина яулаган, «Тополек»тан Светлана Заикина һәм «Ромашка»дан Светлана Стрюкова призерлар булган.
    Соңгы өч елга анализ ясаганда, узган уку елында тугызынчы сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары күрсәткечләре күтәрелгән. Имтиханнарны язын тапшыра алмаучы укучылар булса да, алар көзен икенче кат килүдә сынауны үтә алган. Шулай итеп, тугызынчыны тәмамлаган 304 баланың барысы да аттестатлы булган. 
    Унберенчеләрдән исә 106 чыгарылыш укучысының 105е урта гомуми белем турында аттестат алган. 19 укучы (17,9 процент) мәктәпне медаль белән тәмамлаган. Болар – Бәтке, Биклән, Кнәз, Кече Шилнә, Мусабай Завод, Новотроицкое, Круглое Поле, Иске Абдул, Шилнәбаш, Теләнче Тамак һәм Яңа поселогы мәктәпләре укучылары. 
    80 һәм аннан югары балл җыючылар 49 бала (узган уку елында – 47) булган. Новотроицкое мәктәбеннән Эльвина Исмәгыйлева рус теленнән 100, химиядән 95 балл җыйган. Бәтке мәктәбе укучыларын аерым билгеләп үтте Айгөл Хәбибҗановна. Әйтик, Ислам Рәфыйков химиядән 95, Зинаида Костарева җәмгыять белеменнән 91, Аделина Нургалиева рус әдәбиятыннан 90 балл туплаган. Югары балл җыючыларның иң күбе Бәткедә, ә Күзкәй һәм Мәләкәс мәктәпләрендә андыйлар бөтенләй юк. 
    Балалар бакчаларына исә 1686 бала йөри. Бу – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 79 проценты. 3тән 7 яшькә кадәрге балалар барысы да урыннар белән тәэмин ителгән. Бүген 1дән 3 яшькә кадәр 347 бала юллама көтә. Проблема аеруча Яңа поселогында, Новотроицкоеда, Калмашта һәм Круглое Поледа актуаль. Агымдагы елда Иске Җирекледә яңа бакча төзелде, Түбән Суыксуда капиталь ремонт ясалды, Иштирәктә, Кече Шилнәдә, «Татарстан» совхозы поселогында агымдагы ремонт үткәрелде, Яңа поселогында төзекләндерү эшләре бара. 
    Мәгариф идарәсе башлыгы үз чыгышында шулай ук олимпиадаларда катнашу, җәйге ял, хезмәт лагерьлары оештыру һәм башка темаларга кагылды. 
    Республика август киңәшмәсендә яңа уку елында Татарстанда сыйныф җитәкчеләре ассоциациясе төзү турында карар кабул ителгән иде. Проектның максаты – фән укытучысын сыйныф җитәкчесенә әзерләү. Махсус игътибар авыр гаиләләр белән индивидуаль рәвештә эшләүгә биреләчәк. Монда инде, әлбәттә, йөкнең иң авыры сыйныф җитәкчесенә төшәчәк. 
    Куелган бурычларны уртак көч белән генә җиңеп була, дип билгеләп үтте Айгөл Хәбибҗановна. Ул яңа уку елында барлык хезмәттәшләренә яңа көч, сабырлык, сәламәтлек һәм уңышлар теләде. 
    Конференциянең икенче өлешендә, һәр елдагыча, уку елы дәвамында югары уңышларга ирешкән педагоглар бүләкләнде.

    Рөстәм Зәкиев фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: