Яңа Бүләктә – «Әлепле әртисләре»
«Безнең авыл халкы спектакльләрне бик ярата. Шуңа да мондый чараларга зал тутырып киләләр. Ләкин бер нәрсә – театрда уйнардай яшьләрне табу кыен», – ди күптән түгел үзенең 20 еллыгын билгеләп үткән «Нур» халык театры җитәкчесе Дилбәр Гыймазетдинова. Коллективның күпчелеге оешкан елларыннан ук шушында кайнаган, чын артистларга әйләнгән кешеләр. Чираттагы спектакльләрен дә бик оста итеп башкардылар, тамаша залын гөрләттеләр алар. Театрны ул көнне район башлыгы Фаил Камаев та карады.
Бу юлы яңабүләклеләр Аманулланың «Әлепле әртисләре» пьесасын сайлаганнар. Әлеге спектакльне моңа кадәр инде бер мәртәбә куйган булганнар. «Пьеса сайлау да бик җиңел түгел», – дип билгеләп үтә Дилбәр Булатовна. Чөнки авыл кешесенә гади дә, үтемле дә, кызыклы да, җиңел дә әсәр кирәк. Ә менә үз тормышларыннан алынган вакыйгалар да булса, тагы да яхшы. Бу пьеса нәкъ шундый – вакыйгалар гади татар авылында бара, Әлепле авылында яшәүче төрле һөнәр ияләре колхоз җыелышыннан соң куярга дип спектакль әзерли.
Яңа Бүләк авылы «әртисләре» дә Әлепле әртисләреннән бер дә ким түгел. «Нур» театр коллективы да төрле һөнәр кешеләреннән тупланган. Коллектив оешканның беренче көннәреннән үк эшләүче артистларның берсе – Яңа Бүләк мәктәбе директоры Сәлмән Әхмәтҗанов. Спектакльдә бай кияү – элеккеге парторг Рәҗәпов ролен башкара ул. Бераз көлкелерәк түрә образын тудыру өчен усал, таләпчән мәктәп директорына шактый тир түгәргә туры килгәндер. Шәп итеп уйный Сәлмән Әхмәтҗанов, сәхнәгә ул килеп чыгуга ук залдагыларның йөзендә елмаю барлыкка килә. Аның җәмәгате Земфира ханым да театр оешкан еллардан ук сәхнәдә. Бүген ул бай кияү Рәҗәповка күз атып йөргән Сабира ролендә. Рәҗәпов исә клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Данияне үзенеке итәргә тели. Әлеге рольдә – фельдшер Минзилә Сәлахова. Даниягә авылның сугыш чукмары Разыйм да гашыйк. Бу образны бик матур итеп Чаллыда машина йөртүче булып эшләүче Раил Нәбиуллин тудырды. «Руль артында йөргәндә дә героемның сүзләрен кабатлап барам», – ди ул үзе. «Нур» театр коллективына ул 15 еллап йөри икән инде. Барысы 10лап роле бар. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әҗәлне уйнаган ул. Пьесаны Чаллыда берничә мәртәбә куйганнар, Казанга да барганнар. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Галиәскәр Камал исемендәге театр актеры Әзһәр Шакиров: «Афәрин! Равил Шәрәфиевтан да шәбрәк уйнадың!» – дип күңелен тагы да үстереп җибәргән ул вакытта. «Спектакль алдыннан борчылу бармы?» – дигән сорауга: «Әлбәттә, дулкынланам. Башында авыррак була, аннары үзеннән-үзе рольгә кереп китәсең. Дилбәр Булатовнага рәхмәт, коллективны җыя, оештыра белә. Уртак тел табып эшләгәч, үзебезгә җиңел», – ди ул.
Гүзәлия Сабирова – һөнәре буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Аманулланың колхоз председателе Нурулла образын яңабүләклеләр Нуриягә «әйләндергәннәр». Бу рольне нәкъ менә Гүзәлия Сабирова башкара. Сүз юк, шәп уйный, чыннан да колхоз рәисе диярсең.
Илнар Насыйбуллин Даниянең энесен, акылга җиңелрәк Данил ролен башкара. Шулай ук зур осталык таләп итә торган образ. «Спектакльдә армиягә киткәнче үк уйный идем. Аннары бераз туктап тордым. Алты-җиде ел элек кабат чакырып алдылар», – ди бүген зур гаилә башлыгы, өч бала атасы Илнар.
Зөлфия Мингалиева, Валерий Павлов колхозчылар Майшәкәр белән Галәветдин ролендә. Бу образлар спектакльне тагын да тулыландыра, бизәкләр өсти.
Шәһәрдән килгән режиссер ролендә Рамил Ахунов. Баксаң, әлеге режиссер Дания белән бер-берсен күптәннән яратып йөргән егет белән кыз икән. Бу очрашу аларның мәхәббәтен тагын да яңарта. Кыскасы, һәр актер үз ролен соклангыч итеп, бик оста башкарды.
«Безнең артистларыбыз шундый инде. Үзләре бу спектаклебез соңгысы булыр инде, диләр дә, шунда ук икенчесенә нинди пьеса сайлыйбыз дип борчыла башлыйлар. Коллективыбызга зур рәхмәт, җаваплы карыйлар, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, гозеребезне кире какмыйлар», – диләр спектакльне сәхнәгә куючылар Дилбәр һәм Назыйм Гыймазетдиновлар.
Бер спектакльне әзерләү өчен ай ярымлап вакыт үтә. Иң мөһиме – тамашачы рәхмәте, аларның зал тутырып килүе. Шулай икән, уйнавы да күңелле, диләр Яңа Бүләк артистлары беравыздан.
Спектакль ахырында халык артистларны алкышларга күмде, Фаил Камаев актерларга аерата олы рәхмәтен җиткерде, коллективның эшчәнлегенә зур бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев