8 апрель 2019 яңалыклары
-
Аутизм – авырумы, әллә үзенчәлекме?
Аутизмны авыру дип әйтергә тел әйләнми, ул күбрәк – баланың үзенчәлеге.
-
Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләре өчен кирәкле ягулыкны ташламалы бәядән алачак
Республика хуҗалыкларына кыр эшләрен уңышлы башкару өчен 140 мең тоннага якын ягулык-майлау материаллары кирәк.
-
Нишләтәләр сине, авыл?
Колхоз-совхозлары таралган авыллар “кая китте колхозлар” дип зар еласа, безнең районныкылар “ярый әле колхоз бар” дип куанды.
-
Ничек миллионер булырга?
Финанс яктан уңышка ирешүнең ысуллары шактый.
-
Яңа Бүләктә – «Әлепле әртисләре»
«Безнең авыл халкы спектакльләрне бик ярата. Шуңа да мондый чараларга зал тутырып киләләр. Ләкин бер нәрсә – театрда уйнардай яшьләрне табу кыен», – ди күптән түгел үзенең 20 еллыгын билгеләп үткән «Нур» халык театры җитәкчесе Дилбәр Гыймазетдинова. Коллективның күпчелеге оешкан елларыннан ук шушында кайнаган, чын артистларга әйләнгән кешеләр. Чираттагы спектакльләрен дә бик оста итеп башкардылар, тамаша залын гөрләттеләр алар. Театрны ул көнне район башлыгы Фаил Камаев та карады.
-
Күбрәк беләсең килсә, белгәннәрне тыңла
Газетабызны даими укып баручылар хәтерлидер: узган ел Күзкәй авылында, районда беренче тапкыр, балалар өчен дини тематикадагы Сабан туе булып, мин шул хакта репортаж язган идем. Анда балалар өчен спорт ярышларын, төрле уеннарны, Коръән догаларын яттан сөйләү бәйгесен мәйдан гөр килеп кабул итте, тора-бара уеннарга әти-әниләр дә кушылып китте. Бу чара барыбызның да күңелләрендә рухи бер балкыш тудырган иде. Шул чагында мин район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовка: «Бик мавыктыргыч, тирән эчтәлекле, саваплы да бу гамәлнең дәвамы булачакмы?» – дигән сорауны бирдем. Ә ул кыска гына итеп: «Бу юнәлештә эшлибез», – дип җаваплаган иде.
-
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Билгеле булганча, газетабыз битләрендә балаларның иҗади эшләре басылып тора. Сезнең дә балагыз шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр иҗат итәргә яратамы? Ә бәлки ул ясаган рәсемнәр, фотосурәтләр тирә-юньдәгеләрдә соклану уятадыр? Бәлки сабыегызның ниндидер гадәти булмаган мавыгуы яки шөгыле бардыр. Бәлки ул мәктәп тормышы турында хикәя язарга теләк белдерер? Әгәр сез бер генә сорауга «әйе» дип җавап бирсәгез дә, соңга калмыйча, иҗат эшегезне безгә юллагыз!
-
Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән
Җырчы бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә.