Күбрәк беләсең килсә, белгәннәрне тыңла
Газетабызны даими укып баручылар хәтерлидер: узган ел Күзкәй авылында, районда беренче тапкыр, балалар өчен дини тематикадагы Сабан туе булып, мин шул хакта репортаж язган идем. Анда балалар өчен спорт ярышларын, төрле уеннарны, Коръән догаларын яттан сөйләү бәйгесен мәйдан гөр килеп кабул итте, тора-бара уеннарга әти-әниләр дә кушылып китте. Бу чара барыбызның да күңелләрендә рухи бер балкыш тудырган иде. Шул чагында мин район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовка: «Бик мавыктыргыч, тирән эчтәлекле, саваплы да бу гамәлнең дәвамы булачакмы?» – дигән сорауны бирдем. Ә ул кыска гына итеп: «Бу юнәлештә эшлибез», – дип җаваплаган иде.
Иншалла, эшләгәннәр. Авылыбызның мәдәният йортында «Cорау-җавап» дип аталган бик матур интеллектуаль дини бәйрәм үтте. Аны оештыруда авылыбызның изге күңелле улы Илнур Фәрхетдинов башлап йөрде, Аллаһының рәхмәтендә булсын. Аннары, әйтәләр бит изге эштә Хак Тәгалә ташламый, һәрчак ярдәмгә килә, дип. Менә бу саваплы һәм бүгенге буталчык дөньябызда җаннарны сугару өчен бик кирәкле чараны үткәрүдә дә Җәүдәт хәзрәт киңәшләреннән, ярдәменнән ташламады, авылыбызның диндар егетләре бер омтылышта, бер теләктә булып алындылар, шәһәрнең «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллимнәре бәйрәмне оештыруда гына түгел, мавыктыргыч итеп алып баруда да булышты.
Дини бәйрәмебезгә Кама аръягы төбәге казые, «Ак мәчет» мәдрәсәсе ректоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, район мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рамил Фазлетдинов, тирә-күрше авылларның имамнары, «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллимнәре килгән иде. Бәйрәмне Илнур Фәрхетдинов ачып җибәрде. Әлеге чараның максатын бәян иткәннән соң ул: «Бүгенге бу очрашуыбыз, сезнең дә актив катнашып утыруыгыз ислам диненә якынаюга бер сәбәп булса иде», – диде.
Район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәтнең вәгазь-нәсихәте күпләребезне уйландыргандыр – матур әдәби теле, үткен фикере белән йокымсыраган күңелләрне уята белә ул.
– Мондый очрашулар бик кирәк. Кайдан киләбез без, кая барабыз, ахыргы юлыбыз кайда тәмамлана? Беребез дә мәңгелек түгел, төрле юллар белән мал җыярга түгел, рухыбызны баетырга, изгелекләр кылырга омтылыйк, җирдә матур эз калдырырга соңармыйк, – диде ул. – Динебезне торгызу, күңелләргә әхлак тәрбиясе иңдерү, туган телебезне саклау максатында байтак проектлар эшли башлады. Урыннарда хатын-кызлар түгәрәкләре оешты, мәдрәсәләребез дә тернәкләнеп килә, балалар бакчаларына да кердек. Мондый очрашу берничә җирдә былтыр да узды. Максаты – ислам тәрбиясе кануннары аша милләттәшләребезгә әхлак тәрбиясе бирү, авыл кешеләре белән эчкерсез аралашу, кызыксындырган сорауларга җавап бирү, яшь буынны илгә-көнгә, туган телебезгә тугры, саф рухлы, изге күңелле итеп тәрбияләү.
Коръән укудан башланган эш хәерле була. Коръән-хафиз Мансур хәзрәт Коръән сүрәсе укыды, авылыбызның имам-хатыйбы Искәндәр хәзрәт Вәлиуллин аны дога укып багышлады.
Инде «Сорау-җавап» бәйгесенең төп өлешенә килеп җиттек. Сәхнәдәге өстәл артында сыналучы өч ир-ат: авыл мәчетенә йөрүчеләр арасыннан сайлап алынган Марсель Биктимеров, Флүр Талыйпов, Зыя Фәрхетдинов. Уртада – сорау-җаваплар экраны. Ярыш барышын бәяләүче жюрида – «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллимнәре. Сәхнәнең өстәлгә каршы ягында – бәйгене алып баручы Илнур Фәрхетдинов. Залда да, сыналучылар өстәле тирәсендә дә киеренке тынлык. Ярыш өч раундта барачак. Сыналучы авылдашлар сынатмаслармы? Сизелеп тора, зал битараф түгел.
Һәр раундта 6 тема. Экраннан беренчесенең темаларын укыйбыз. Безгә калса, шактый катлаулы: иман, тәһарәт, намаз, ураза, алфабит, тәҗвид турында. Һәр теманың сораулары экранга языла, баллар билгеләнгән. Сыналучылар җавап тапмаганда, алып баручы залга мөрәҗәгать итә. Биредә дә шактый активлык сизелә. Әнә шулай бергәләшеп дөрес җавап табыла. Бу исә сәхнә белән залны бер йодрыкка туплый, игътибарны һич читкә җибәрерлек түгел. Беренче раунд тәмам, жюри балларны игълан итә. Гомумән, чара бик мавыктыргыч оештырылган. Икенче раунд башланганчы мөгаллим Габделмәлик хәзрәт Коръән турында вәгазь сөйләде, пәйгамбәрләр тарихына тукталды. Бер галим: «Надан икәнлегеңне беләсең килсә, күбрәк укы, белгәннәрне ешрак тыңла», – дигән. Хәзрәтнең вәгазеннән үзең өчен байтак сабак алырлык иде.
Икенче, өченче раундлар да шулай җанлы, мавыктыргыч барды. Чөнки темалар, алардагы сораулар күпкырлы иде. Һәр раунд саен аукцион, сыналучылар бер-берсенә сораулар бирешә, баллар алмашына: кемнеке кими, кайсыныкы өстәлә. Өченче раундта авылыбыз тарихына кагылган сорауларга җавап аеруча кызыклы иде. Залдагылар авылның борынгы тарихын бик белеп тә җиткермиләр бит. Мисал өчен, авылда ничә мәчет, ничә зират булган, авыл тарихын кем язган. «Хатта хата» дигән тема буенча экранга язылган җөмләләр шаккатырды – сүзләрдә хата җибәрелгән, хәреф төшереп калдыру түгел, грамматик хата. Сынау өстәле артында утыручыларга, мәктәптә укыганнарны искә төшереп, шул хатаны төзәтергә кирәк. Шулай итеп, туган телебезнең грамматикасына да кереп киттек. Шәп уйланылган, әйтерең юк.
Инде өч раунд та тәмам, балларны санап, җиңүчене билгеләргә вакыт. Зал тын да алмый көтә. Зыя Фәрхетдинов та, Флүр Талыйпов та шактый балл туплаган. Ә иң күбен Марсель Биктимеров җыйган. Шулай итеп, бәйгенең җиңүчесе дә ул булды. Күпсанлы сорауларга дөрес җавап тапкан бүгенге бәйгечеләргә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләклар тапшырылды. Жюри бәйге барышында сыналучыларга җавап бирергә булышкан җанатарларга да бүләк тапшыра барды. Залдагылар мәдрәсә мөгаллимнәренә дингә кагылышлы кызыксындырган сорауларын бирделәр, төгәл җаваплар да алынды. «Сорау-җавап» бәйгесе тәмам, ә халык таралырга ашыкмый. Димәк, кеше күңеленең нечкәлекләрен аңлап, бәйрәмгә килүче һәркемнең рухына тәңгәл килсен өчен үткәрелгән чара максатына иреште. «Эшләрне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып башкарсаң, ул сиңа булыша», – дигән иде баштан ук Җәүдәт хәзрәт бик ышанычлы итеп. Хак булды. Мин ахырдан аннан: «Сез нәрсә дә булса уйлап таба торган кеше. Тагын нинди уйлар, хыяллар белән яшисез?» – дип кызыксындым. Ул: «Әлбәттә, киләчәккә планнар бар. Аларны тормышка ашырырга язсын. Шулай да хәзергә аларны әйтергә кирәкми, әлегә сер булып торсын», – диде. Димәк, күңелләрне сугара, сафландыра торган үзенчәлекле һәм тәрбияви максатны күздә тоткан мондый чаралар тагын оештырылыр әле. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Амин!
Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев