Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәңге үлмәс аның җырлары

Татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Бәтке урта мәктәбендә «Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Без шагыйрь туган көненә әзерлекне алдан ук планлаштырып башладык. Эшкә бөтен коллективыбыз белән бергәләп алындык. Сыйныф җитәкчеләре, бигрәк тә татар теле укытучылары кичәне оештыруда башлап йөрделәр. Сценарийны әзерләп, сыйныфларга биремнәрне аңлаттык. Укучылар бик теләп шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, әсәрләрен өйрәнделәр. Җәлилгә һәм аның иҗатына бәйле рәсемнәр конкурсында актив катнаштылар. Герой-шагыйрьнең туган көненә багышлап стена газетасы да чыгардылар. 
Муса Җәлилнең туган көне мәктәп күләмендәге чара итеп оештырылды. Сценарийга шагыйрьнең бөтен тормышын һәм иҗатын сыйдыру мөмкин түгел, әлбәттә, әмма балалар әлеге кичәгә әзерләнеп һәм катнашып үзләре өчен файдалы һәм кызыклы шактый күп мәгълүмат алдылар дип уйлыйм. Алар татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар. Башлангыч сыйныфлар «Карак песи», «Әтәч» кебек балалар өчен язылган шигырьләрне сәхнәдә уйнап та күрсәттеләр. Өлкән сыйныфларда укучылар җитдирәк әсәрләрне башкарды. 
Муса Җәлил яшәвенең мәгънәсен үлемсезлектә күргән. «...Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлгәннән соң да яшәргә хокук алам. Чөнки минем турында сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал, рәсемнәремне дә басып чыгарырлар. Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?» дип язган шагыйрь.

Рамилә Шәрәпова, 
Бәтке мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

/ Фото Рәмилә Шәрәповадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев