Кызыклы һәм файдалы

Алма кыш буена җитәчәк

Барысы да бик гади кебек: алмагач үсентесе утыртып куясың да алма биргәнен көтәсең. Ләкин алай җиңел генә мул уңыш алып булмый шул. - Агачлар яфрак койганнан соң, корткычлардан һәм авырулардан саклау максатында, алмагач кәүсәсен махсус кушылмалар белән агартыгыз. - Алма күп булган ботаклар көз көне сынарга мөмкин, шуңа күрә аларны...

Барысы да бик гади кебек: алмагач үсентесе утыртып куясың да алма биргәнен көтәсең. Ләкин алай җиңел генә мул уңыш алып булмый шул.

- Агачлар яфрак койганнан соң, корткычлардан һәм авырулардан саклау максатында, алмагач кәүсәсен махсус кушылмалар белән агартыгыз.

- Алма күп булган ботаклар көз көне сынарга мөмкин, шуңа күрә аларны ике җәпле таяк белән терәтеп куегыз. Ә яшь алмагачларның алма бирү вакытын тизләтү өчен, ботакларга авыр булмаган кечкенә йөкләр элеп чыгарга мөмкин.

- Җыеп алган алмаларны яхшылап юыгыз да, кояшта киптереп, агач әрҗәләргә салыгыз һәм шунда саклагыз.


Нет комментариев