Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Зыянны капласаң – җаваплылыктан азат ителәсең

2018 елның 27 декабрендә кабул ителгән 533нче карар нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять Кодексына үзгәрешләр кертелде.

Ягъни зыянны каплаган очракта җинаять эше туктатыла торган җинаять төрләренең исемлеге киңәйде. Боларга Җинаять Кодексының түбәндәге маддәләре керә:

  • хезмәт хакын түләмәү (145.1 маддә);
  • авторлыкны үзеңә алу (плагиат) (146 маддә, 1 өлеш);
  • уйлап табуны, файдалы модельләрне һәм җитештерү предметын законсыз файдалану (147 маддә, 1 өлеш);
  • кредит бирү өлкәсендә мошенниклык (159.1 маддә, 1 өлеш);
  • акча үзләштерү яки җитмәүчелек чыгару (16 маддә, 1 өлеш);
  • алдау яки ышанычтан файдалану юлы белән зур күләмдә матди зыян салу (165 маддә, 1 өлеш).

Әлеге карар 2019 елның 8 гыйнварыннан үз көченә керде.

Марат Хәйруллин,
район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев