Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Зефир

1 стакан суны кайнатып чыгарырга. 1 кг шикәр комы кушып, 20 минут кайнатырга. Икенче савытта 0,5 стакан суга 30 г желатин кушып җебетергә. Әзер ширбәтне уттан алып, миксер белән болгата-болгата эрегән желатинны кушарга. 20 минутлап күперткәч, 1 чәй кашыгы өеп лимон кислотасы һәм 0,5 чәй кашыгы чәй содасы салып, озак...

1 стакан суны кайнатып чыгарырга. 1 кг шикәр комы кушып, 20 минут кайнатырга.

Икенче савытта 0,5 стакан суга 30 г желатин кушып җебетергә.

Әзер ширбәтне уттан алып, миксер белән болгата-болгата эрегән желатинны кушарга. 20 минутлап күперткәч, 1 чәй кашыгы өеп лимон кислотасы һәм 0,5 чәй кашыгы чәй содасы салып, озак кына тугларга. Шул арада масса агара башлый һәм куера. Кашык басып тора икән, димәк, әзер дигән сүз.

Массаны кондитер капчыгына салып, формага кысып чыгарырга.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Кәефне суган күтәрә ала

Итле пәрәмәч пешерәбез

Ялган каһвә турында

Перкельт пешерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев