Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Үзе зур, үзе тәмле

Иске Җирекле авылында гомер итүче Гүзәл Миңнуллина үзен һәвәскәр бакчачы дип атарга ярата. Бакчасындагы мул яшелчә, җиләк-җимешне ул балаларын, оныкларын сыйлар өчен үстерә, өстәмә керем алырга дип түгел. Шушы көннәрдә генә, Гүзәл ханым редакциябезгә галәмәт зур кыярлар күтәреп килеп керде. Берсе-берсе берешәр килограмм авырлыктагы бу яшел "баһадирларны" ничек үстергәндер -...

- Үзем дә гәҗәпләнәм инде! Гадәттәгечә теплицага утырттым, һәр елдагыча ат тизәге белән тукландырып, су сибеп тордым. Мондый зур кыярларны моңарчы үстергәнем булмады әле, - дип, елмая Гүзәл Миңнуллина.

Шулай да, шундый дәү кыярларның үсү хикмәтен ул орлыктан күрә. Язын, Кытайга дәваланырга, ял итәргә барган җиреннән кызыксынып, кыяр орлыкларын күтәреп кайткан. Өйдә орлыкларны ничек тиеш, шулай эшкәртеп, чәчеп тә куйган.

- Беренче тапкыр ашап карарга уйлаган чакта, тәме әллә нәрсә түгелдер инде дип, шикләнеп кенә авыз иткән идем кыярдан. Юкка борчылганмын, - диде Гүзәл ханым.

Сүзләренең дөреслеккә килүен без дә, бар редакциябез белән тикшереп карадык: алып килгән кыярларыннан авыз иттек. Бик тә сусыл, йомшак булып чыкты алар.

Ә сезнең бакчагызда уңышыгыз нинди? Түтәлләрегездә гаҗәеп яшелчә-җиләк җимешләрегез үсә икән - языгыз. Без бик теләп бу хакта газета битләренә язып чыгарбыз. Хатларыгызга гаҗәеп яшелчә яки җимеш белән төшкән фотосурәтләрегезне дә салырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев