Юкә чәчәгенең файдасы
Юкә чәчәге халык медицинасында тир куучы һәм югары температураны төшерүче чара буларак кулланыла. Ул шулай ук нервалар какшаганда да ярдәм итә.
Аның чәчәгендә эфир майлары, каротин, сапонин, фитонөидлар һәм С витамины бар. Юкә чәчәге төнәтмәсен бигрәк тә иммунитетны күтәрү, салкын тиюне кисәтү өчен эчәргә киңәш ителә. Ә менә юкә чәчәге чәе шикәр авыруларыннан файдалы. Ул кан составындагы шикәр күләмен киметә.
Юкә чәчәге чәен пешерү өчен җыеп киптерелгән чәчәккә кайнар су саласың, берничә минут тотканнан соң сөзәсен. Чәй әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев