Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Йөзем белән дәвалану

Йөзем аеруча балаларга файдалы. Әгәр көн саен 1 килограммга якын йөзем ашасаң, бер айда 1,5-4 килограммга тазарырга мөмкин. Әлеге җиләк кан басымын җайлый, азканлылык күзәтелгәндә, кандагы тимераксым күләмен арттыра. Картлыкка бәйле акыл сайлыгы күзәтелгәндә, өлкәннәрнең баш мие эшчәнлеген яхшырта. Арыкланган авыруларга һәм йөрәк-кантамыры чирләреннән интегүчеләргә йөзем белән дәвалану аеруча файдалы...

Йөзем аеруча балаларга файдалы. Әгәр көн саен 1 килограммга якын йөзем ашасаң, бер айда 1,5-4 килограммга тазарырга мөмкин.

Әлеге җиләк кан басымын җайлый, азканлылык күзәтелгәндә, кандагы тимераксым күләмен арттыра. Картлыкка бәйле акыл сайлыгы күзәтелгәндә, өлкәннәрнең баш мие эшчәнлеген яхшырта. Арыкланган авыруларга һәм йөрәк-кантамыры чирләреннән интегүчеләргә йөзем белән дәвалану аеруча файдалы санала. Йөзем үзе һәм аның суы авыру тудыручы микробларны, вирусларны үтерә, аның тирләтү үзлеге бар, ул бума ютәл күзәтелгәндә, ашказанының әчелеге югары булганда, эч кипкәндә файдалы.

Реклама

Беренче вакытларда йөземне көнгә 200 г ашарга һәм аннары микъдарны арттыра барып, әкренләп 2 килограммга җиткезергә кирәк. Йөзем белән ашарга 1 сәгать кала сыйлану мөһим. Шул ук вакытта ризыкларга май кушарга, әче сөт ризыклары, исерткеч эчемлекләр, шифалы су эчәргә ярамый.

Артык авырлык булганда, җәрәһәтле авыру, шикәр авыруы, эч китү белән бергә күзәтелгән эчәк ялкынсынуы вакытында, шулай ук ашказанына операция ясалгач һәм бөерләр дәвамлы авыртканда йөземне күп ашарга ярамый. Йөзем белән дәваланыр алдыннан, һичшиксез, тешләрегезне яматыгыз. Йөзем бозылган тешләргә эләгеп, аларның тагын да ныграк ашалуына китерә. Тешләрне саклау өчен, йөзем ашаганнан соң, авызыгызны сода эремәсе белән чайкагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев