Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Йомшак уенчыкларны ничек чистартырга?

Йомшак уенчыклар бик тә тузан җыючан була. Аларның кайбер төрләрен юарга, бигрәк тә кер юу машинасына салырга ярамый. Шуңа да андый йомшак уенчыкларны кул белән чистартырга киңәш ителә. Моның берничә ысулы бар. - Уенчыкларны зур чытыр капчыкка салыгыз, алар өстенә сода сибегез (2-3 уенчыкка ярты стакан сода исәбеннән). - Чытыр...

Йомшак уенчыклар бик тә тузан җыючан була. Аларның кайбер төрләрен юарга, бигрәк тә кер юу машинасына салырга ярамый. Шуңа да андый йомшак уенчыкларны кул белән чистартырга киңәш ителә. Моның берничә ысулы бар.

- Уенчыкларны зур чытыр капчыкка салыгыз, алар өстенә сода сибегез (2-3 уенчыкка ярты стакан сода исәбеннән).

- Чытыр капчыкны ныгытып бәйләгез һәм каты итеп селкегез.

- Уенчыкларны капчыктан алыгыз һәм тузан, керне үзенә сеңдергән содадан арындырыгыз. Сода урынына бәрәңге оны яки манный ярмасы да кулланырга була.

- Аеруча пычрак уенчыкларны сабын күбеге белән чистартырга була. Моның өчен тазда сабынны җебетегез һәм суны күбекләнгәнче болгатыгыз. Соңыннан күбекнең беразын алыгыз һәм уенчыкны артык чылатмаска тырышып чистартыгыз. Аннан уенчыкны җылыткыч өстендә киптерегез.

Салкын ярдәме

Көндәлек тормышта салкынның ярдәме турында берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Кәчтрүл яки таба төбенә янып ябышкан ризык калдыкларын җебетеп һәм кырып чистарту һәр хуҗабикәгә дә таныш. Ләкин тагын бер ысул бар, ул әле күпләргә билгесездер, мөгаен. Кәчтрүлне салкынга яки туңдыргычка берничә сәгатькә куеп торыгыз. Ябышкан ризык калдыкларын, туңгач, тимер өслектән чистарту җиңелрәк булачак.

Ялгыш кына сагызга утырып, ул киемегезгә ябышып калдымы? Бер дә борчылмагыз! Аны төреп, капка салыгыз һәм берничә сәгать туңдыргычта тотыгыз. Сагыз катып, киемнән бик җиңел генә кубачак.

Яшел чәйнең юеш ике кечкенә кабын берничә минут туңдыргычта тотыгыз. Аннары аларны күз төпләренең шешенүеннән котылу өчен күзегезгә куеп торыгыз.

Кечкенә хәйләләр

Ак төстәге сөлге, киемнәрдәге тапларны бетерү өчен, аларны кер сабыны белән ышкып, агарткыч кушылган кайнар суга (З л суга якынча 100 мл) салып, 15-20 минут тотыгыз. Шуннан соң юып, салкын суда чайкагыз. Болай эшләгәндә ак әйберләр саргаймый. Аларны аерым юарга кирәклеген дә онытмагыз.

Май тапларын һәм көекне бетерү өчен кер сабынын вак итеп уып, суда эретегез һәм шуңа сода кушып болгатыгыз. Килеп чыккан катнашма белән мичнең эчке ягын ышкып юыгыз.

Әгәр суыткычны даими рәвештә эретеп, арткы ягындагы тузанын сөртеп торсагыз, ут әзрәк сарыф ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев