Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Йолдызнамә

Кешелек дөньясы яңа елга - егерме беренче гасырның унбишенче елына кереп бара. Бусагада - япон календаре буенча Кәҗә елы. Әлеге ел нинди булыр, ул ниләр вәгъдә итә, ниләр ышандыра? Яшерен-батырын түгел, кәҗә нәзберек, үзсүзле җан иясе. Аның шул мизгелдә ни кыласын белермен дә, алга таба чарасын күрермен димә. Астрологлар фаразы...

Кучкар
Бу йолдызлык астында туган кешене беркем дә уңыш юлыннан туктата алмый. Аның шикләнеп, як-якка еш каравын исәпкә алып, йолдызлар шуны әйтә: җиңү юлына җәелгән розалар чәнечкеле булса да, финишы яхшы. Аек акыл, стратегик хәрәкәтләр әйбәт нәтиҗә бирә. Ләкин карьера белән бик мавыгып, романтик мөнәсәбәтләр турында да онытмаска кирәк. Бизнес проекты буенча перспективалы тәкъдимнәр булуы мөмкин.
Зур үзгәрешләргә курыкмыйча тотына аласыз. Яшәү урынын яки эшегезне алыштыру ниятегез булса, һич икеләнмәгез - быел бу уңышлы булачак. Үз эшен ачарга теләүчеләр дә отачак.
Үгезбозау
Аларга тормышның бөтен яклары көлеп торачак. Эштә дә хезмәт хаклары артуы мөмкин. Тик хезмәтләренә карата яхшы бәя алуы Үгезбозауга аек фикерләү, уйлау сәләте өстәми, ул һаман үзе өчен проблемалар эзләвен дәвам итә. Үзе үк алар белән көрәшә дә. Хезмәт баскычы буенча менү - җиңел түгел, ә моның финишы - я кискен генә аска төшү, я пьедесталга менү. Ял вакыты итеп, көзне сайласагыз, әйбәт. Эшкә осталыгыгыз бәхәссез булса да, сәләтегезне кат-кат исбатларга туры килә.
Сюрпризларга алдан ук әзер булып торыгыз. Тормышыгызга үзгәрешләр кинәт бәреп керәчәк. Аларның күбесе - яхшы үзгәреш. Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Яңа эшкә керешү өчен иң уңышлы ел.
Игезәкләр
Ел башыннан ук эш мәсьәләләрендә, партнерлар белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек сизелә. Чирләп китсәгез дә, эш барырга тиеш, ял итеп булмастыр сыман. Проблемалар барыбер арттан калмый. Иң яхшысы - кыска вакытлы ял алып, гаилә белән берәр якка чыгып китү. Яисә - өйдә утыру, йорт эшләрен карау. Яхшылап ял итеп, хәл алгач, елның икенче яртысында алга яңа максатлар билгеләргә, яңа бурычлар куярга була. Романтик мөнәсәбәтләр көздө көтелә.
Үз хокукларыгызны якларга, җәмгыятьтә тоткан урыныгызны расларга туры килер. Яңа танышлар белән саграк булыгыз. Елны яхшы нәтиҗәләргә ирешеп тәмамлар өчен бик күп тир түгәргә кирәк булыр.
Кысла
Финанс проблемалары килеп чыгуы мөмкин. Рухи халәтне дә тупикка китереп чыгармасын өчен, кеше ярдәменә бик өметләнмичә, үзегезгә ерып чыгарга туры килә. Сез моны булдырачаксыз да. Җәйге чорда җитди эшләргә көйләнергә мөмкин. Бу периодта сез хез-мәт баскычы буйлап менә алачаксыз. Ел уртасында сәламәтлек турында уйларга кирәк. Диңгезгә ялга бару комачаулык итмәс.
Быел сезгә үтә дә сак, үтә дә игътибарлы булырга кирәк - сәламәтлегегезгә, акчаларыгызга, дусларыгызга. Тормышыгызда үзгәрешләр башланырга тора. Яхшы ният белән керешкән эшләрегез уң булачак.
Арыслан
Арслан ел башыннан ук хыялларының тормышка ашуын көтә. Бу ел Арслан өчен онытылмаслык хатирә калдырачак: шәхси тормышта, бизнеста соңгы шик-шөбһәләр юкка чыга, теге яки бу юлны дөрес сайлавына ышаныч артачак. Көз - гаилә белән ял итү чоры. Уңай эмоцияләр бик кирәк. Сәламәтлек турында онытмагыз, якыннарыгыз белән ялны ешрак оештырырга тырышыгыз.
Һәр өлкәдә уңыш елмаячак. Көчегез барысына да җитәр. Яңа идеяләр бөтереп алыр. Үз эшегезне ачарга теләсәгез, быел ачыгыз - уңышка ирешерсез. Керемегез гел артуга таба барыр. Ялгыз Арысланнарның насыйп ярлары янәшәләрендә генә йөри.
Кыз
Романтик маҗаралар, яңа сынаулар елы. Ялгыз Кызга уйламаган җирдән ир-егетләр игътибар итәчәк. Искәрмәстән, чын-чынлап башыгыз әйләнүе бар. Шуңа күрә акыллырак булырга киңәш ителә. Романтик рух озаккарак сузылып, эш, уку, башка мәшәкатьләрне дә онытырга мөмкинсез. Яз урталарына ихтыяр көчегезне җыеп, «җыелып бетәргә» кирәк. Көзгә таба тагын бер кызыклы кеше белән романтик танышу көтә. Финанс ягыгыз үзегезне ничек тотуга карап: яхшы эшләсәгез - әйбәт нәтиҗә, маҗараларга кереп чумсагыз, ел ахырына кадәр әҗәтләрдә утыруыгыз ихтимал.
Сәламәтлегегезне ныгыту белән бәйле ел булыр. Тирә-юньдәгеләргә йомшаграк булсагыз, сезне аңлаучылар, ярдәм итүчеләр күбәер. Табигый сөйкемлелек тә уңышка юл ачар. Быел үсеш елы - карьерада да, иҗатта та, матди яктан да.
Үлчәү
Үлчәү теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен тегендә чаба, монда чабачак, шуңа да бөтен проблеманы берьюлы чишү өчен ныклы карарга килергә кирәк. Күтәренке нерв киеренкелеге, чарасызлык, үз-үзеңне «кулдан ычкындыру» яз урталарына кадәр дәвам итәргә мөмкин. Тор-мышыгызга тигезлек, иминлек кунсын өчен, берәр кеше белән танышыгыз. Сәламәтлек турын-да кайгыртып, җәй көне ял итәргә кирәк. Үлчәүнең көзе финанс мәсьәләләрен чишеп үтәчәк. Бу елда бурычка акча алмагыз. Ул тормышыгызның балансын бозарга мөмкин. Күңел ишекләренең романтикага ачылуы бар.
Яңалык яратсагыз, хезмәтегез иҗат, акыл эше белән бәйле икән, ишекләрне киң ачып куегыз - язмыш сезгә дип юллаган уңышларга юл иркен булсын! Сәламәтлегегез турында ныклап кайгыртырга туры килер, бу физик сәламәтлеккә генә түгел, рухи сәламәтлеккә дә кагыла. Тормышыгызны үзгәртердәй гамәлләр өчен кулай ел түгел.
Чаян
Чаянның тотрыксыз кәефе партнеры белән уртак тормыш, эш, бизнес алып барганда, балалар тәрбияләгәндә уңай тәэсир ясамый. Ниндидер яңа әйбер сатып алу, әҗәтне кайтару кәефне бераз күтәрә. Җәйге ял хәлләрне җиңеләйтә, киеренке нервларны урынына утырта. Көзгә таба эш партнеры белән аралар суынырга мөмкин. Барысын да бер көнне, бер сәгатьтә җимереп ташларга ашыкмагыз, үзегезгә намуслы булып калыгыз.
Яңа белемнәр алу омтылышы барлыкка килер. Акыллы һәм тәҗрибәле кешеләргә тартылырсыз. Быелга сезгә киңәш шул: күбрәк үз хисләрегезгә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә игътибар итегез. Башкаларга эшләгән игелекләрегезнең әҗерен бик тиз күрәчәксез. Зур әйберләр сатып алсагыз, отарсыз.
Укчы
Гел яхшыга юлыга торган Укчы сюрпризлар, язмыш бүләкләренә әзер булсын. Алар - алдагы елда күп көч түгеп эшләү нәтиҗәсе. Уңышлы период Укчыны романтик мөнәсәбәтләрдә дә ялгызлыкта калдырмый. Булган акчаны пөхтә тотарга киңәш ителә. Көзгә таба уйланган бер өлеш проект уңышлы хәл ителә, ярыйсы гына финанс нәтиҗәсе бирәчәк.
Уйлану, фикер туплау елы. Тормышыгызны үзгәртәсе килү теләге көчле - рәхим итегез, быел моның өчен иң кулай ел, мөмкинлекләр дә ачылып кына торыр. Быел сез тормышның яңа баскычына басачаксыз. Яшәү урынын, эшне алыштыру өчен уңай ел.
Кәҗәмөгез
Узган ел шактый авыр, мәшәкатьле эшләр эшләгән Кәҗәмөгезгә әзрәк ял итеп алырга да була. Туктаусыз эштән арган организмга ял кирәк, алайса нерв киеренкелеге бетмәскә мөмкин. Алга таба уңышсызлыклар булмасын өчен, вакыйгаларны, төрле ситуацияләрне контрольдә тотарга тырышыгыз. Шуңа күрә яңа көч тупларга киңәш ителә. Җәй көне диңгезгә, җылы якка барыгыз. Җәй ахырында элек эшләгән хезмәтләрегез өчен табыш алу көтелә.
Моңа кадәр уегызга да кереп карамаган эшләр белән шөгыльләнергә туры килер, һөнәрегезне 180 градуска үзгәртергә мөмкинсез. Көчегез ташып, үзгәрешләр ымсындырып торса да, ашыкмавыгыз хәерле. Күңелегезгә ошап бетмәгән кешеләр белән аралашырга туры килер.
Сукояр
Яңа елда Сукоярның уйлаган планнарның бер өлеше уңышлы гына тормышка да ашачак. Бу периодта эшләгәнгә караганда, акча күбрәк тотыла. Әгәр олырак әйбер сатып аласы булса, фатир кирәксә, бу турыда уйласагыз да була. Түләргә җае чыгачак. Кыенлыкларсыз ел булмас, шуңа күрә үзегезне кулда тотарга, активлыкны арттырырга кирәк. Миһербанлы, сабыррак булыгыз. Позитивка көйләнгән Сукоярны танышулар, кызыклы кешеләр белән очрашулар көтә.
Уңышлы ел. Ниятләгән эшләрегезне тормышка ашырырдай көч тә, сәламәтлек тә булыр. Читтән дә ярдәм тоярсыз. Эшегез муеннан булса да, ул сезгә куаныч кына китерәчәк, хезмәттәшләрегез алдында дәрәҗәгез артыр.
Балыклар
Балыкларга эчке мөмкинлекләрен ачарга, аларны тулы көченә эшкә җигәргә вакыт. Үз уйлаганнарыгызны тормышка ашыру өчен уңайлы моментны кулдан ычкындырмагыз, активрак, тәвәккәлрәк булыгыз. Язгы периодта иҗат белән мавыккан Балыкларның, үзләре дә сизмәстән, катлаулы, кыен хәлдә калулары бар. Җәй көне тыгыз, киеренке эш көтә. Ләкин онытмагыз: эш ял белән чиратлашырга тиеш. Җәй ахырына гаиләдә киеренкелек, шәхси тормышта нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнлек сизелүе мөмкин.
Сюрпризлар елы. Җиң сызганып эшкә керешүчеләр уңай нәтиҗәләргә ирешер. Күңелегезне һәр яңалыкка ачык тотсагыз, матур уйлар гына уйласагыз, әйләнә-тирәгезнең никадәр үзгәрүенә үзегез дә аптырарсыз, хәтта керемегез дә арта башлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев