Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Яңа елны каршы алырга әзерләнә башлыйбыз

2016 ел - Кызыл (Утлы) Маймыл елы. Әлеге ел барча кешегә дә көтмәгәндә генә килә торган сюрпризлар, яңа ачышлар вәгъдә итә. Шулай ук киләсе елны ниндидер сихрилек, могҗизалар елы дип тә әйтергә була. Үз алдыгызга планнар, максатлар куегыз, сезнең, һичшиксез, барысы да килеп чыгачак!

Әле бит бу көннәрдә һәрберебез бәйрәм алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Маймыл елын нәрсә киеп каршыларга, табынга нәрсәләр куярга, туганнарга һәм дус-ишләргә нәрсәләр бүләк итәргә? Түбәндә без шулар хакында язуны дөрес дип таптык.

Нәрсә кияргә?

Маймыл елын каршы алганда табигый тукымалардан тегелгән киемгә өстенлек бирергә киңәш итәләр. Ул бәрхет тә, органза да, ефәк тә, атлас та булырга мөмкин. Төсенә килгәндә, кызыл, чия, сары, җирән, әфлисун төсендә булуы шарт. Кыйммәтле ташлы эшләнмәләрегезне алып киегез. Ни өчен дигәндә, аксессуарларның да, кием кебек үк, бу төндә табигый ташлардан ясалганын кулланырга кирәк.

Прическа да табигый матурлыгыгызны күрсәтергә тиеш. Хатын-кызларга чәчләрен җилкәләренә салып яки гади генә итеп артка җыеп куярга мөмкин.

Ирләргә классик караңгы яки алтын төсендәге костюм кию отышлы булыр. Оригиналь галстук яки күбәләккә Маймыл аеруча шат булыр.

Кайда каршы алырга?

Яңа елны кайда каршыласаң да ярый, аерым «күрсәтмәләр» юк диярлек. Иң мөһиме - ул күңелле, шау-шулы җир булсын. Мәзәкчән Маймыл елында бераз «маймылланып» алу артык булмаячак. Кунаклар чакырудан тартынып тормагыз, кеше күп булган саен, күңеллерәк була. Фейерверклар, салютлар, серпантин, бенгаль утларын алып куярга онытмагыз. Йортыгызны күп итеп гирляндалар, ялтыравыклар белән бизәгез.

Табынга нәрсә куярга?

Бу юлы гранат соусында пешерелгән күркә, гөмбә һәм сыр белән пешерелгән тавык ите, эченә алма, кара җимеш тутырылган казлар турында онытып торырга туры килә. Маймылның тәмлетамак булуын истә тотып, өстәлгә тәм-том, кәнфитләр, туңдырма, чикләвек, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бигрәк тә бананны күбрәк куегыз. Маймыл экзотик җимешләрдән дә баш тартмый.

Астрологлар 2016 ел - Кызыл (Утлы) Маймыл елында иң яхшы бүләкләр исемлеген дә төзегән

Әти-әниләргә. Киләсе ел дәвамында һәр өйдә маймыл сурәте булырга тиеш. Ул йорт хуҗаларына бәхет китерәчәк икән. Шуңа күрә әти-әниләргә маймыл рәвешендәге сувенир яки 2016 ел хуҗасы төшерелгән календарь, йорт кирәк-яраклары алырга киңәш иткәннәр.

Сөйгән ярга. Бәйрәм кичендә кызыл төс өстенлек итәргә тиеш. Маймыл шулай куша бит. Шуңа күрә тормыш иптәшегезгә кызыл төстәге күлмәк алырга мөмкин.

Балаларга. Утлы маймылның үзенчәлекле сыйфатларыннан берсе - белемгә тартылу. Шуңа күрә Яңа елга балаларга иң яхшы бүләк - китап. Пульт ярдәмендә идарә итеп була торган машина, робот, эт кебек уенчыклар алсагыз да ярый.

Дусларга. Маймыл шаярырга ярата. Шуңа күрә дусларга бүләк әзерләгәндә иң мөһиме - кызыклы булсын. Бизәнү әйберләре, ювелир эшләнмәләр белән сөендерсәгез дә шәп булачак.

Астрологлар әйтүенчә, Утлы Маймыл елын каршы алганда, спиртлы эчемлекләр бүләк итәргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев