Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Яңа ел бәйрәменә котлаулар

Бик тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитәр. Димәк, якыннарыбыз, дуслар-туганнарны, хезмәттәшләрне котлап, күңелләрен күтәрер вакыт та якынлаша. "Якты юл"газетасы укучыларына менә бу шигырьләр, теләкләр ярдәм итәр, дип ышанабыз. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. *...

Бик тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитәр. Димәк, якыннарыбыз, дуслар-туганнарны, хезмәттәшләрне котлап, күңелләрен күтәрер вакыт та якынлаша. "Якты юл"газетасы укучыларына менә бу шигырьләр, теләкләр ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын.

*

Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.

*

Яңа елга теләгем!

Ап-ак карларга уралып

Син киләсен Яңа ел!

Ак карлардай ак бәхетле,

Булсын безнең яңа юл.

Хуш киләсең, Яңа ел!

Табыныбыз мул булсын,

Якыннарым, дус-ишьләрем,

Табын турендә торсын!

Яңа ел барыбызга

Китерсен бәхет, шатлык.

Сәламәтлек юлдаш булсын!

Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,

Елмайсын йөзләр гел дә!

Күк йөзендә кояш безгә,

Нурларын сипсен гел дә!

Эшьләребез уң булсын,

Тик шатлыклы минутлардан

Безнең гомерләр торсын!

Яңа ел котлы булсын!

Гөлфия Гизатова (Мортазина)

Тылсымлы да, күңелле дә,

Бәйрәм бит ул-Яңа ел!

Өр-яңа ел, вакытларга,

Сала бит ул яңа юл!

Әй, Яңа ел, Яна ел!

Сине көтеп алабыз!

Көннәр саны кәми бара,

Бәйрәм диеп янабыз.

Якты утлар җемелдиләр,

Яшел чыршы түрендә.

Яңа елда яңа хисләр,

Яңа уйлар күңелемдә.

Ак карларда ак бәхетләр,

Энҗеләрдәй сибелсен!

Өр-Яңа ел котлы булсын,

Шатлыклардан чигелсен!

Гөлфия Гизатова (Мортазина)

Яңа елда

Үзгәрешләр барсын үзгә,

Татулык булсын тиздән.

Авырлыклар җиңеләйсен,

Сүз биргән узсын сүздән.

Яратылсын назга сусаган,

Саулыкка тиенсен хаста.

Өстәге байлык бүленсен

Яшәгәннәргә аста.

Озын гомер һәммәбезгә

Язсын язмышлар, Ходай.

Җирдә тереклек барында

Яшәек бердәм шулай…

Роберт Шаймарданов

Яшәүләр матур булсын

Яңа ел төнендәге

Теләкләр чынга ашсын!

Әти-әни, туганнарым

Барысы сәламәт булсын!

Насыйп ярлар табышып

Яңа гаиләләр корсын!

Җир шарында: тынычлык,

Туклык, иминлек булсын!

Лилия Сәлахетдинова

*

Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын! Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

*

Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым изгелек булсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!

*

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп,

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез дуслар моңаеп.

Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын.

Бәбиләр туып торсын,

Табыннар тулып торсын!

*

Килсен әйдә Яңа еллар

Хәере белән!

Булсын шатлык, сөенече,

Капчыгы белән!

Әкрен генә йомшак карлар ява,

Күңелләргә шатлык моң салып.

Яңа елда бәхет, шатлык килсен

Кышкы бураннарга уралып!

Күңелләрдә шатлык ташып торсын,

Сагышларга урын калмасын!

Алда туар көннәр якты булсын!

Ходай кайгылардан сакласын!

Киләсе ел сезгә яңа уңышлар,

яңа җиңүләр, матур бәхетле

тормыш алып килсен!

Чыганак: http://шугурово.рф/yaңa-el-shigyrlәr-kotlaular/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев