Яңа 2018 елны ничек каршы алырга?
2018 ел - Сары Җир Эте елы. Белгәнебезчә, эт ул кешенең иң яхшы, иң тугры дусты. Эт кешегә начарлык эшләргә сәләтле түгел, димәк, яңа елның да уңышлы, әйбәт үтүен көтәргә була.
Юмарт Сары Җир Эт елы безгә бераз гына шау-шуы, моңа карамастан бик күңелле, ихлас булуы белән истә калачак. Шуңа да Яңа елны дусларыгыз белән каршы алыгыз. Монда бәйрәм табынының да аеруча татлы, сыгылып торуы кирәк. Этләр төрле тәм-томнар, үзенчәлекле итеп әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирәләр. Бәйрәм табынын ничек итеп бизәргә соң? Без Сары Җир Эте елын каршы алабыз, димәк, бүлмәләрне яшел һәм алтын төсләр белән бизәү мәслихәт. Әлеге төсләр бер-берсенә бик килешә, шуңа да нәкъ шул төсләрдә күлмәк тә сайлап куярга кирәк. Беразга гына кычкырып тора торган кызыл төсләрне онытып торыгыз, киемегездә күңелгә һәм күзгә ятышлы яшел, сары төсләр кергәннәре булсын.
Яңа Эт елыннан безгә ниләр көтәргә?
Һичшиксез, безне тыныч, имин ел көтә. Бернинди конфликтлы проблемалар, аңлашылмаучанлыклар булмас, кеше рәхәтләнеп ял итеп, үз хис-кичерешләрен рәткә китереп гомер итәчәк. Яңа Эт елы безгә җылы гаилә мөнәсәбәтләре вәгъдә итә. Бу елны гашыйк булырга, гаилә корырга, балалар табарга ашыгыгыз, чөнки нәкъ Эт елы олы бәхет китерергә сәләтле.
Шунысы да кызыклы: Эт елында сезнең түземле булуыгызны тикшерә торган калкулы очраклар да булачак. Бу елны аеруча да актив, кызыксынучан булыгыз - шул вакытта гына куелган максатларыгызга ирешә алачаксыз.
Елның уңышлы үтүен теләсәгез, аны Эткә ошаган күлмәктән каршы алырга кирәк. Шампан шәрабының бөкесен дә нәкъ 12 тулгач атарга тырышыгыз, бәхет, һичшиксез, шул вакытта ук елмаячак.
Этләр тәмләп ашарга яратканнары турында беләбез. Бәйрәм табынында ит һәм балык деликатеслары булсын. Үткән елны табынга тавык итеннән әзерләнгән ризыкларны куярга киңәш ителмәсә, бу елны бөтен нәрсәне табынга куярга була.
Бәйрәмгә яңа күлмәк ала алмыйм дигән фикер йөртүчеләргә киемнәренә нинди дә булса яңа матур бизәнү әйбере куярга киңәш итәбез. Бу сезгә киләсе елда байлык вәгъдә итәчәк.
Яңа елны нинди күлмәк белән каршы алырга?
Сары Җир Эте киемнәргә аеруча да игътибарлы булуыбызны сорый. Бәйрәм киемендә бөтен алтын һәм кояш төсләрендәге элементларның булуы зарур. Җир төсләре - көрән, сыек көрән, әфлисун төсләре. Киемегез бары тик кычкырып тормасын, гадилеккә, матурлыкка омтылыгыз. Киемегездә кара төстәге элементлар булса да начар түгел, ләкин чамасын белегез.
Яшел төс белән дә сак булырга киңәш итәбез. Дөрес сайлап алынмаган төсләр палитрасы сезнең йөзегезне ямьсезләргә сәләтле. Яшел төснең салкын төсмерләрен берүк сайлый күрмәгез, максималь рәвештә киемегез җылы, кояш кебек балкып торырга тиеш.
Бизәнү әйберләреннән алтын, керамика, металл булганнарын сайлагыз. Бизәнү әйберләрегез үзенчәлекле, матур, үзенә күрә бер гүзәл төсмер биреп торсын. Этләр мишура ише һәм янып тора торган бизәнгечләрне өнәп бетерми. Киемегез килешле, үзегез дә гади, ачык булыгыз.
Шуны исегездән чыгармагыз: этләр бәйләрне яратмый, шуңа да төрле йөзек, брошь, муенсалар таксагыз яхшырак булыр. Моннан тыш чәчегезгә матур заколка кадап, килешле гади генә алкалар һәм беләзек тә киеп куйсагыз, Этнең, әйтеп бетергесез, күңеле булачак. Алтын, янтарь, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, агачтан булган, сөяк формасында эшләнгән бизәнү әйберләренә өстенлек бирегез.
Өегездә матур чыршы булсын. Моңа өстәп сары, көрән төстәге мишуралар алырга кирәк. Чыршы астына бүләкләрдән тыш йомшак эт уенчыклары да куегыз. Аларны да кызыл бантиклар белән бизәп куегыз. Бәйрәм өстәленә сары яисә ике-өч төс (яшел+сары, яшел+көрән+сары) кушылган ашъяулык җәегез.
Яңа 2018 ел табынына ниләр әзерләргә?
Табынга нинди ризыклар әзерләүгә аеруча да җитди карарга кирәк. Эт сайланып тора торганнардан түгел. Табынга теләсә нинди ит, ассорти булса да ярый, балык, күп итеп яшелчә куярга киңәш ителә. Иң мөһиме: ризыкларны матур итеп, бәйрәмчә бизәгез.
Өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимешләр күп булсын. Салатларның да моңа кадәр әзерләнмәгәннәрен сайлагыз. Табынны төрледән-төрле канапелар белән дә бизәгез. Әзерләүдә алар вакытны да күп алмый, ашаганда да үзенә күрә бер тәм биреп тора.
Десертлар һәм тәм-томнарга килгәндә, аларны да берничә төрле итеп әзерләгез. Бөтен этләр дә - тәмлетамаклар, шуңа да төрледән-төрле печеньелар пешерегез, пирожныйлар әзерләгез. Моннан тыш бәйрәм табынына мастикадан булган торт та әзерләп куйсагыз яхшы булыр. Эчемлекләргә дә игътибар итегез. Яңа елны дусларыгыз белән каршы алсагыз, аларның һәрберсенең дә нәрсә яратканын алдан ук белеп торыгыз.
Акчагызны салютларга, петардаларга әрәм итмәгез. Эт тынычлык ярата, шуңа да Яңа елны җылы атмосферада иң якын туганнарыгыз, тугры дусларыгыз белән каршы алыгыз.
Бүләк мәсьәләсенә килгәндә, якыннарыгызга муенсалар һәм йомшак песи уенчыклары бүләк итмәгез. Шулай ук парфюмерия бүләк итү дә - начар фикер. Үз кулларыгыз белән яисә кечкенә генә йомшак этләр, керамик фигуралар, төрле вак кирәк-яракларны сала торган зәвыклы тартмалар бүләк итегез. Иң мөһиме: бүләкне чын күңелдән, ихлас теләкләр әйтеп бирү. Шул вакытта киләсе Эт елы сезгә бары бәхет һәм уңыш китерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев