Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Витамин бакчада үсә

Июль - файдалы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бай ай. Организм өчен кирәкле витаминнарны җәй айларында туплап калырга мөмкин. Хәзер күбесен сатып та аласы юк. Яңа гына өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне бакчада өзеп кенә кабасы.

Ак гөмбә. Июль ае - ак гөмбә җыю өчен менә дигән вакыт. Ак гөмбә витаминнарга, аскорбин кислотасына бай. Моннан кала әлеге гөмбәдә күкерт һәм полисахаридлар да бар. Алар онкологик авырулар белән көрәшергә ярдәм итә. Аларның калориясе дә 100 граммга 30 ккал туры килә. Табиблар фикеренчә, гөмбә шулпасы ит шулпасыннан файдалырак.

Кузгалак - тәмле һәм файдалы яшелчә. Аның яшь үсентеләре төрле авырулардан дәва. Кузгалак С, К, Е, В группасы витаминнарын һәм тимерне үз эченә ала.

Помидор - искиткеч файдалы. Анда бөтен төр файдалы элементлар һәм минераль матдәләр: кальций, натрий, фосфор, тимер, йод, хлор, магний, кремний бергә тупланган. В, В2, В3, В6, В9, Е, күбрәк С витамины бар. А витамины табигый антиоксидант булып тора.

Татлы борыч - июль аендагы төп яшелчәләрнең берсе. Цитруслыларга караганда анда С витамины күбрәк. Шулай ук татлы борычта кальций, фосфор, В витаминнары күп күләмдә. Белгечләр аны иммунитетлары начарланган, тән авырулары һәм анемия булучы кешеләрнең рационына кертергә киңәш итә.

Шәфталу - рациондагы иң кыйммәтле, шул ук вакытта кирәкле азык-төлек. Аның җимеше сусыл, хуш исле һәм туклыклы. Моннан кала ул әле файдалы да. Шәфталу органик кислоталарга һәм микроэлементларга (фосфор, марганец, бакыр, цинк, селен, магний) бай. Алар ашкайнату системасын яхшырта һәм майлы азыкны тизрәк эшкәртергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек витаминнар