Урынымнан нигә тормадым?
Бер көнне Чаллыга килдем.
Оныгымны мәктәптән алырга барыр өчен автобуска утырырга туры килде. Халык күп түгел иде, автобус йөртүче салмак кына музыка кушкан, җайлы гына утырып киттем. Бер тукталышта кулына катыргы тоткан сөйкемле ханым килеп керде. Безнең яктан түгел бугай, көньяк кешесенә ошаган. Кап-кара чәчле, сөрмәле кара күзле, матур итеп киенгән, матур итеп баш кагып исәнләште. Шуннан соң катыргысын алга куеп сүз башлады. «Хөрмәтле пассажирлар. Авыр хәлдә калдым, балам чирли, ярдәм итегез, акча кирәк», – ди. Әллә ничә тапкыр елый-елый шул сүзләрне кабатлады. Автобустагы унлап кешенең ник берсе аның ягына борылып карасын. Яклау тапмагач, ханым икенче тукталышта төшеп калды.
Шундый авыр булып китте, кан басымнарым күтәрелде, hава җитми башлады. Нишләргә иде соң бу кыска вакыт эчендә. Торып кесәдәге булган акчамны аңа сузарга идеме? Яшермим, кесәмдә акчам бар иде, пенсияне алып килдем шәhәргә. Ләкин нидер туктатты. Бәлки ышанмаудыр – хәзер атлаган саен алдаш-йолдаш турында сөйлиләр, нинди генә очраклар турында ишетмисең! Тик бу ханым балам чирли ди бит! Күзләреннән яшь ага! Алла сакласын! Ник соң урынымнан тормадым hәм ярдәм кулы сузмадым бу балага?!
Рәмилә.
Түбән Кама шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев