Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Телефоннан сөйләшү әдәбе

Кесә телефонын инде күптәннән кулланабыз, әмма шул еллар дәвамында сөйләшү барышында үзебезне дөрес тотарга әле һаман да өйрәнмәдек. Бәлки, үз-үзебезгә моны танырга вакыт җиткәндер инде?! Без бит телефоныбызның тавышын көчле куеп һәм дусларча әңгәмә барышында мәгънәсез smsлар язышып, әйләнә-тирәдәгеләрнең ачуын чыгарабыз. Шулай итеп, түбәндәге 10 гамәл ярамаган эш булып кабул...

1 Тавышны күтәреп сөйләшү

«Әйе, мин сине әйбәт ишетәм!!! Але!!!» - дип бар тавышка кычкырасызмы? Әңгәмәдәшегезнең телефонындагы ишетүчәнлек, чыннан да, сезнең үпкәләрнең ни дәрәҗәдә киерелә алуына бәйле дип уйлыйсызмы әллә? Сезнең мондый фикерегезне тизрәк чәлпәрәмә китерергә ашыгыйк. Кесә телефонындагы тавышлагычның сизгерлеге югары булганлыктан, бар тавышка кычкыруның кирәге юк. Телефонны үзегездән бер метр ераклыкта тотарга гадәтләнмәгәнсездер бит? Чөнки шул очракта гына болай кычкырып сөйләшүне аңларга була.

2 Чит кешеләр янында шәхси мәсьәләләр хакында сөйләшү

Ышаныгыз: иртән автобуста барганда, сезнең кичә егетегез белән күрешүегезнең ничек үтүен тыңлау берәүгә дә кызыклы түгел. Шулай ук кичә бәясе төшерелеп сатылган киемнәр арасыннан нинди эчке кием алуыгыз да һәм аяк тырнакларыгызны нинди төскә буярга теләвегез дә аларга барыбер. Җәмәгать урынында була торып, дустыгыз белән гәпләшүегез шундук шул җәмәгатьчелек алдына куелган мәсьәләгә әйләнә. Ә чит кешеләрне сезнең тормышыгыздагы мондый нечкәлекләр бер генә дә кызыксындырмый. Моның өчен нинди дә булса тыныч һәм кешесез урын табыгыз.

3 Шалтыратучы белән сөйләшү өчен әңгәмәне өзү

Әңгәмәнең иң кызыклы урынында телефоныгыз шалтырый һәм сез: «Гафу ит, хәзер, тиз генә җавап бирәм», - дисезме? Шуны белегез: әңгәмәдәшегезне кимсетүнең шуннан да яхшырак ысулы юк! Дустыгызны хөрмәт итегез һәм аңа фикерен тәмамларга мөмкинлек бирегез. Бары тик шуннан соң гына гафу үтенеп, шалтыратучы белән сөйләшегез.

4 Нәфис фильм караганда sms уку

Кинотеатрда нәфис фильм карарга яратуның иң зур сәбәбе - вакытлыча булса да чынбарлыктан аерылу. Ут сүнә, күз алдындагы зур пәрдә җанлана һәм ике сәгатькә якын без башка, уйлап чыгарылган дөньяга чумабыз, әмма, әгәр дә шул вакытта кемнеңдер кесәсендә телефон шалтырый яки янәшәңдә утыручы телефон яктысында sms-хатларын укый башласа, аңа тупас рәвештә кабат чынбарлык кайтып төшә. Кинога барудан алынырга тиешле ләззәт шундук юкка чыга. Әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итегез һәм кино караганда кесә телефонын сүндереп куярга онытмагыз. Ахыр чиктә тавышын сүндерегез һәм smsларыгызны укымый торыгыз.

5 Рульдә барганда sms язышу

Күп кенә дәүләтләр рульдә барганда кесә телефоныннан сөйләшүләрне (әгәр дә аның «hand-free» җайланмасы булмаса) канун буенча тыярга өлгерде. Әмма кайбер даһилар, катгый кануннарны исәпкә алмыйча, рульдә барганда smsлар җибәрү юлы белән аралашырга җай таба! Исәпләүләр буенча, елга, ким дигәндә, 500 мең юл һәлакәте (шуларның 200е фаҗигале тәмамлана) руль артында кесә телефоннарын куллану аркасында чыга.

6 Әңгәмә барышында sms язу

Эчкерсез сөйләшү барышында көтмәгәндә әңгәмәдәшеңә sms килеп төшә һәм шундук җанлы язышу башлана. Кара-каршы сөйләшүгә корылган әңгәмә сезнең нидер аңлатуыгызга гына кайтып кала. Билгеле, әңгәмәдәшегезнең, «әйе-әйе», «мин тыңлыйм, дәвам ит» дигәннәре ара-тирә ишетелеп алачак үзе. Ничек, сезгә ул таныш хәлме? Ачуыгызны чыгарамы? Шулай икән, үзегез дә аңа охшап калмагыз.

7 Мәгънәсез smsлар язышу

«Сәлам», «Ничек хәлләр?», «Син ничек?», «Нинди яңалыклар бар?» һәм тагын шундыйрак бихисап күп мәгънәсез сүзләр кешеләр көн дә язышкан smsларның яртысын тәшкил итә. Кыска гына sms белән үз хәлләреңне аңлатып бетерү мөмкин булмавын үзегез дә беләсездер, шәт. Яки, киресенчә, сезне телефон исемлегегездәге бар кешенең дә тормышындагы яңалыклар һәр көн сорашырлык дәрәҗәдә кызыксындырамы? Сорауларыгызга тулы җавап ишетәсегез килсә, аңа шалтырату яки очрашып сөйләшү күпкә яхшырак. Әгәр дә сезгә күңелсез булып, уегызда гәпләшеп алу гына икән, әңгәмәдәшегездән «ярыйсы», «барысы да әйбәт» кебек «әзер» сүзләр яздырып, вакытын алмагыз.

8 Кесә телефонына ачу чыгаргыч көчле тавыш кую

Кесә телефонына көйне уйлап сайлагыз. Ахмак «рингтон»нар, улаучы тавыш, әдәпсез җырлар, рэп - болар күпләрнең ачуын чыгаручы һәм хуҗасына карата начар фикер тудыруга сәләтле тавышларның тулы булмаган исемлеге генә. Билгеле, сез анда үзегез теләгән көй куя аласыз, әмма шулай да, мәсәлән, «Сиңа сөйгән кызың шалтырата» дип телефоның «җырлый» башласа, матур булырмы икән? Әгәр дә сөйгәнегез сезнең өчен бик мөһим эшлекле сөйләшү вакытында шалтыратырга уйласа? Кызарырга туры килүе бар бит! Ә телефон көйләренең тавышы көчле булырга тиеш түгеллеге хакында алда да әйтелде инде. Йөрәк яргыч итеп шалтыраучы телефон һәркемнең ачуын чыгара, һәм анда сызгырткыч чыелдыймы яки симфония көе яңгырыймы - барыбер!

9 Төрле тамашаларда кесә телефонын сүндермәү

Концерт, кәмит, тамашалар барганда да телефонны сүндерми калдыру әйләнә-тирәдәгеләрне генә түгел, хәтта чыгыш ясаучыларны да хөрмәт итмәү булып санала. Кесә телефоны тавышы артистларга сәхнәдә уйнарга комачауларга, көйчеләргә көй башкарганда игътибарларын читкә юнәлтергә, ә кәмиттәге акробатларның исә катлаулы чыгышларын бөтенләй өзәргә мөмкин. Театр, концерт һәм кәмит тамашасын башлар алдыннан кесә телефоннарын сүндереп куярга юкка гына үтенмиләр бит. Кызганыч, әмма күпләр мондый мөрәҗәгатьне үтәми.

10 Телефоннан сөйләшергә ярамаган урыннарда шалтыратуны кабул итү

Телефонны сүндерергә оныту ул - әле бер хәл. Ахыр чиктә, ул шалтырый башласа, аны тиз арада туктатырга мөмкин. Әмма аны алып сөйләшә башлау - зур әдәпсезлек. Шулай итеп, исегездә калдырыгыз: китапханәдә утырганда, кибеттә чират торганда һәм ашханәдә тукланганда телефонны алып сөйләшә башлаудан да башкаларга карата тупасрак мөгамәлә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев