Тавышлы нигез
Тормыш шундый нәрсә инде ул – акча, байлык дигән төшенчәләр бик матур яшәгән гаиләләрне дә боза, туганнар арасында уза алмас күпер сала, татулык, дуслык дигән матур сыйфатлар тамырыннан юкка чыга. Йорт, фатир, җир кишәрлеге өчен гомергә бәхәскә кермәс кебек тоелган туганнар да якага-яка килә.
Мансур (исемен үзгәртеп бирәм) минем яшьлек дустым иде. Бер авылда туып-үстек, мәктәптә бергә укыдык, бергә Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайттык. Берникадәр вакыт үткәннән соң икебез дә гаилә кордык. Еллар-көннәр шулай әкрен генә үтә торды. Ләкин, миннән аермалы буларак, аңа тормышның әнә шундый буталчыклары аша үтәргә туры килде. Ул хәлләрдән соң инде 20 еллап вакыт узгандыр.
КАМАЗ төзелгән елларда Мансур гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә килеп урнашты. Мин дә шунда. Һәрчак бер-беребез белән аралашып, киңәшләшеп торабыз. Безнең күрше авылда аның әбисе – әтисенең әнисе Нурлыхода апа гомер итә иде. 80 яшьтән узган әби картайган көнендә үзе генә яши. Без Мансур белән бергәләп аның янына барып, хәлләрен белеп кайткалый идек.
Беркөнне Мансур әтисе туып-үскән авылда әбисенең нигезендә өй салырга уйлады, үзенең планнарын әбисенә дә сөйләде. Нурлыхода әби оныгының ниятен хуплады, аңа рөхсәт язуын да бирде. Шулай итеп, Мансур төзелеш эшләрен башлап җибәрде. Участокка материаллар алып кайтып бушатты, мунчасын яңартты, кое казыды, бәрәңге бакчасының коймаларын рәтләде.
Безнең авылда Нурлыхода әбинең тагын бер туганы – аның бертуган энесе Алмаз абый да яши иде. Мансурның төзелешкә тотынуын тормыш иптәше Галимә апа белән Алмаз абый да күреп ала. Бу инде, әлбәттә, аларга ошамый. Нишләп әле алар апаларының участогын Мансурга бирергә тиешләр? Шулай итеп, алар әлеге нигездән ничек тә Мансурны чыгарып җибәрү турындагы мәкерле планнарын кора башлыйлар. Балалары белән җыелып Нурлыхода әби йортына баралар. Башта әбине тетеп салалар, янәсе, ни өчен аларның рөхсәтеннән башка ул Мансурга йорт салырга рөхсәт биргән, тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр... Низагны башлаучы Галимә апа икәнлегенә безнең шик булмады. Явызлыклары белән авылда даны чыккан хатын иде ул. Иренә дә баш бирми, аның сүзләрен искә дә алмый торган кеше иде Галимә апа. Нурлыхода апа янына барып, аның хәлен белү турында ул гаиләдә сүз дә булмаган.
Ә Мансур йорт төзи башлагач, бирегә ул иң беренче булып килеп җитте. Мансурга, аның хатынына нинди генә пычрак сүзләр әйтмәде, бу нигездән тиз арада чыгып китегез, дип кычкырды. Авыл халкына ул бу безнең җир дип кычкырып йөрде. Мансурны авылдашлары арасында да, туганнары арасында да начар итеп калдырырга тырышты. Хәтта Мансурның Урал якларында яшәүче туганнарына да «барып җитте»: аларга Мансур турында пычрак сүзләр чәчте, булмаган сүзләрне сөйләп, аларны котыртты. Кызганычка каршы, алар ышандылар.
Мансур бернигә дә игътибар итмичә, әтисе туып-үскән нигезне яңартуын дәвам итте, ул аны саклап калырга теләде. Әтисенең энесеннән ул мондый пычраклыкны һич тә көтмәгән иде. Киресенчә, нигезне ташламаганы өчен яклау, хуплау сүзләре ишетергә өметләнгән иде. Алмаз абый гына хатыны сүзеннән чыга алмады, аның җырын җырлады.
Көн артыннан көн уза торды, төзелеш әкрен генә дәвам итте. Ә бер көнне Мансурның кулына район судына чакырып юллама тоттырдылар. Алмаз абый белән Галимә апа судка гариза биргәннәр иде. Ә гаризаны, имеш, Нурлыхода әби язган. Тик 85 яшьлек әби үзе генә моны белми иде... Гаризада ни язылганлыгын ул судта гына ишетте, ләкин берни дә эшли алмады. Суд Мансурны әлеге кишәрлектән чыгарырга дигән карар чыгарды.
Ә Мансур исә кабат даулашып та йөрмәде, сугыш-талаш булган җирдә эш бармаячагын аңлады ул. Яңадан шушы тирәдәге бер авылдан җир участогы алды. Әбисе участогыннан бар булган төзелеш материалларын шунда күчерде.
Бу хәлләрдән соң Нурлыхода апаның сәламәтлеге начарайды. Бу низаглар аның өчен эзсез үтмәде. Хәле нык авырайгач, Уралдагы кызы әбине үзенә алып китте. Гомере дә чит җирләрдә өзелде, картлыгы бик үкенечле булды.
Суд карарыннан соң Алмаз абый белән Галимә әбинең җирен бер капчык бәрәңге бәясенә саттылар. Озакламый Алмаз абый да үлеп китте, аннан соң ук икенче малае да җан тәслим кылды.
Шунысы аянычлы, 20 елдан артык вакыт үтүгә карамастан, Мансурның ерактагы туганнары һаман да Галимә әбинең сүзләренә ышанып яши бирәләр. Мин шуны уйлыйм: бүген Галимә әби үзенең хатасын аңлый микән, шундый каһәрле эше өчен күңеле борчыла микән? Аның гайбәт сүзләре аркасында Мансур ничә еллар инде туганнары белән элемтәгә керә алмый. Дөрес әйтәләр шул, тел ярасы төзәлми дип.
Мәүлет ХИСАМИЕВ.
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев